16+

Автомобильсез йөрү көненә кушылабызмы?

Казан Россиядә, Мәскәүдән кала, Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнен югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәк икенче шәһәр булачак.

Автомобильсез йөрү көненә кушылабызмы?

Казан Россиядә, Мәскәүдән кала, Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнен югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәк икенче шәһәр булачак.

Татарстан башкаласы мэрына БМО вәкилләре шундый тәкъдим белән чыккан. Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне 22 сентябрьдән бирле билгеләп үтелә. Аның максаты булып җәмәгать транспортын популярлаштыру тора. Чара кысаларында автомобильчеләргә бер көн шәхси машиналарын кулланмаска тәкъдим ителә. «Миңа БМО вәкилләреннән әлеге проектны бездә дә булдыру буенча рәсми тәкъдим килде. Без аны кабул иттек. Мәскәүдән соң, Казан әлеге проектны тормышка ашыра торган Россиядәге икенче шәһәр булачак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге юнәлештәге адымнар билгеле бер нәтиҗәләргә китерә», - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә һәм халыкара инициативага багышланган чаралар программасын эшләргә кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading