16+

Авыллар утлы да, сулы да булачак

Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авылы яныннан бушлай җир кишәрлеге алган күп балалы гаиләләр Татарстан авылларына су кертү, урамнарны яктырту челтәрен яңарту эшләренә кызыгып кына карап тора.

Авыллар утлы да, сулы да булачак

Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авылы яныннан бушлай җир кишәрлеге алган күп балалы гаиләләр Татарстан авылларына су кертү, урамнарны яктырту челтәрен яңарту эшләренә кызыгып кына карап тора.


- Казанда һәм Чаллыда күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән зур мәйданнардагы җирләрне инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүдә әлегә муниципаль берәмлекләр үзләре генә тырыша. Йорт төзи башлар өчен, әлбәттә, беренче чиратта су һәм ут кирәк. Каймары белән Сокуры авыллары янында күп балалы гаиләләргә бүленгән җирләрдә инженерлык челтәрләрен башкарып чыгу өчен махсус федераль программа зарур. Мәсьәләне хәл итү юллары өйрәнелә,-диде "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров.

"Чиста су" программасы кысаларында, республика авылларына су инде 2010 елдан башлап кертелә: 1 836,93 километр суүткәргеч сузылган, 233 артезиан коесы казылган, 224 су каланчасы (башня) утыртылган.

- Эшләрне башкаруга 4 799,62 миллион сум тотылды, шуның 473,28 миллион сумы- федераль субсидия. Авыл урамына су торбасы сузган өчен халыктан акча җыелмый. Урам торбасыннан өйгә җир казу, кечкенә торба сузу, өй эчендә су челтәре ясау һәм хисаплагыч приборлар белән җиһазлау-болары йорт хуҗасы хисабына эшләнә, - диде Илдус Насыйров.

Татарстанда быел янә 278,28 километр суүткәргеч торбасы сузыла, 36 артезиан коесы казыла, 29 су каланчасы урнаштырыла.

- Планда билгеләнгәннән 91,2 километр торба салынды, 11 каланча урнаштырылды. Су каланчалары- Чистай шәһәрендә ясалган үзебезнең республика продукциясе, - диде Илдус Насыйров. - Бүгенгә 17 кое казылды. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында җир асты сулары запасы бик тирәндә, бу өстәмә чыгымнар тудыра.

Республикада 2014 елдан башлап муниципаль берәмлекләрдә урамнарны яктырту челтәре яңартыла. Быел 12 мең 295 яктырткыч куела.

Яктырткычлар шулай ук Татарстан продукциясе. Илдус Насыйров:"Подрядчы оешма үзенең эшләренә 5 ел гарантия бирә. Әгәр баганага куелган ут янмый башласа, моны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына яки подрядчы оешма - "Фонд газификации" учреждениесенә хәбәр итәргә кирәк", - дип искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading