16+

Авыр хәлдә калган хатын-кызларның үз «Бишеге» булачак

Татарстанда авыр хәлдә калган, баласыннан баш тартырга теләгән хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан, йөклелекне өзүгә каршы чаралар күп уздырыла.

Авыр хәлдә калган хатын-кызларның үз «Бишеге» булачак

Татарстанда авыр хәлдә калган, баласыннан баш тартырга теләгән хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан, йөклелекне өзүгә каршы чаралар күп уздырыла.

Абортның зыяны, ул китергән аяныч нәтиҗәләр турында хатын-кызларга яшьтән сөйләсәң, авыр хәлдә калган булачак аналарга ярдәм күрсәтү юлларын эзләсәң, бу мәсьәләне хәл итү күпкә җиңеләер иде, дип саный белгечләр. Бу максаттан республикада җиденче ел «Умиление» кризис үзәге эшләп килә. Йөклелекне саклап калу - кризис үзәге эшенең бер юнәлеше генә. Моннан тыш алар күп балалы, авырлы, авыр хәлдә калган хатын-кызларга да булышалар. Төп максатлары - гаиләне, авыр хәлдә калган хатын-кызларның, балаларның хокукларын яклау, баласыннан баш тартырга теләүчеләр белән психологик эш алып бару.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына хатын-кызлар белән бер утырып сөйләшү, күңелендәгесен тыңлау туачак баланың язмышын хәл итә ала. Иң мөһиме - хатын-кыз үзен ялгыз хис итмәсен, дип саный үзәк хезмәткәрләре.

Үзәктә гуманитар ярдәм склады эшли. Бирегә балалар өчен кирәк-яраклар - коляска, уенчыклар, кием-салым, подгузниклар алып килергә мөмкин. Аларны мохтаҗ кешеләргә өләшәләр.
Статистика буенча, Россиядә ел саен 700 меңләп аборт ясала. Ел саен дөньяда 70 мең хатын-кыз аборттан соң өзлегүләрдән үлә.

«Умиление» кризис үзәге психологлары ике ел эчендә 60 хатын-кызны аборт ясату уеннан үгетли алганнар. Үзәк турында интернетта социаль челтәрләрдә җитәрлек мәгълүмат урнаштырылса да, хатын-кызларның күбесе ярдәм сорап килергә уңайсызлана, ояла. Шуңа да үзәкнең психологлары еш кына үзләре хатын-кызлар консультацияләренә баралар, Казанның бала тудыру йортлары белән хезмәттәшлек итәләр.

- Безнең белгечләр авыр­­лы хатын-кызларга махсус видеоролик күрсәтә. Анда яралгының үсеше тасвирланган. Хатын-кызларга психолог ярдәме йөккә узуын белгән чактан ук кирәк. Ул аборт турында карар кабул итеп өлгермәсә яхшырак, чөнки ныклы карарга килгән хатын-кызны уеннан кире кайтару шактый катлаулы. Берсендә бер хатын, баласы туганчы, сабыен төшертергә теләде. Көненә кабы белән тәмәке тартып бетерә иде. Шөкер, бала сәламәт туды. Иң мөһиме - ул әнисенең дөньяга карашын үзгәртә алды. Хәзер бу хатын баласын бик ярата, - ди үзәкнең җитәкчесе Элина Галиуллина.

Үзәктә авырлы хатын- кызларга, яшь балалы мохтаҗ аналарга торак белән дә ярдәм итәләр. 2016 елга кадәр гамәлдә булган «Кризислы фатир» проекты буенча хатын-кызларның кайберләренә хәтта ел дәвамында вакытлыча фатир алып торган кризис үзәге. Киров өлкәсе, Башкортстан республикасыннан мө­рәҗәгать итүчеләр дә бар. Авыллардан Казанга акча эшләргә килгән авыр хәлдә калган хатын-кызлар да бар монда. Шулай ук егете ташлаган, авырга узган кызлар, ире кыйнаган хатыннар да үзәктә сыену таба.

Апрель аенда «Умиление» үзәге авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен приют ачарга җыена. Хәер, Элина Галиуллина «приют» сүзен яратып бетерми, бу хатын-кызларны куркыта, дип саный. Шуңа да оешманы «Бишек» («Колыбель») социаль йорты дип атаганнар. Биредә социаль тернәкләнү узарга: психолог консультация­се, юрист киңәше алырга мөмкин булачак. Шулай ук кул эшләре - чигү, тегү, бәйләү белән дә шөгыльләнү курслары оештырырга уйлыйлар. Йортта кимендә алты хатын-кыз яши алачак. Биредә аларга өч ай дәвамында калырга була, дөрес, авырлы хатын-кызларның хәленә керәләр, аларга тормышлары җайга салынганчы яшәү мөмкинлеге биреләчәк.

«Умиление» үзәге психологларына 8-987-22-00-360 номеры аша шалтыратырга мөмкин. Консультация, шалтырату бушлай. Гуманитар ярдәмгә кагылышлы сораулар өчен телефон: 216-76-19.



Фото: www.matrony.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading