16+

Авыр туфраклары җиңел булсын

Июнь башында татар халкы берьюлы ике мәшһүр улын югалтты. 88 нче яшен яңа гына ваклый башлаган күренекле язучы һәм диңгезче Миргазиян Юныс һәм шагыйрь, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалим якты дөнья белән хушлашты.

Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе сыйфатында бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыккан, диңгез-океаннарны иңләгән, диңгезчеләр тормышы турындагы «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Дөнья гизү» кебек зур күләмле әсәрләре белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш булган Миргазиян ага Юныс соңгы көннәрендә Мәскәүдә яшәде. Аның җәсәде бүген Мәскәүдән туган ягы Татарстанның Баулы районындагы Исергәп авылына кайтарылачак.
Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында туган, «Күз карасы», «Юл өстендә тургай», «Ә сәгать келт-келт итә», «Тау астында илле бүре» дигән шигъри һәм пьеса җыентыкларын чыгарган халык шагыйре Рөстәм Мингалим балалар өчен дә иҗат итте, үзен драматургия өлкәсендә һәм киносценарийлар язуда да сынап карады. 2005 елда ул, «Дәрт чүлмәге» шигъри җыентыгы өчен, Тукай бүләгенә ия булды. Мәрхүмнең җәсәде Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading