16+

Ай янында якты йолдыз

Май аенда Казан өстендә өч якты астероидны күрергә мөмкин булачак. Кыз һәм Арыслан йолдызлыкларындагы иң якты өч астероид - Церера, Паллада һәм Вестаны айсыз төннәрдә хәтта гади генә бинокльдән дә күрергә мөмкин.

Ай янында якты йолдыз

Май аенда Казан өстендә өч якты астероидны күрергә мөмкин булачак. Кыз һәм Арыслан йолдызлыкларындагы иң якты өч астероид - Церера, Паллада һәм Вестаны айсыз төннәрдә хәтта гади генә бинокльдән дә күрергә мөмкин.

Бу хакта ProKazan.ru порталы хәбәр итә. 2014 елның май аен, һич арттырусыз, планеталар ае дип атарга була ди КФУ Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасының өлкән фәнни хезмәткәре, исәпләү физикасы кафедрасы доценты Алмаз Галеев. Бу айда гади күз белән дә күреп була торган 5 планета һәм телескоплардан гына күренә торган Уран белән Нептун да яхшы күренәчәк. Майдан Меркурий күренә башлады. Ул күктә Кояштан алда хәрәкәт итә. Меркурий Кояштан көннән көн ерагая барып, 25 майда аннан иң еракка китү ноктасына җитәчәк. Шуңа да аны ай дәвамында кояш баеганнан соң ук кичке шәфәкъ фонында күреп булачак. Ай ахырында берәр сәгать тамаша кылырга да мөмкин. Ә Венера ай буе кояш артыннан йөри. Ул иртәнге эңгер-меңгердә күкнең көнчыгыш өлешендә горизонт сызыгы өстендә бик якты йолдыз сыман күренә. 25 майда ай нәкъ Венера янында булачак. Димәк, ай янында якты йолдыз Венера булыр. Марс май буенча төннең икенче яртысында күренәчәк. Айсыз төннәрдә күктәге иң якты йолдыз булып Юпитер торачагын да белеп торыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading