16+

«Аз керемлеләргә булышырбыз...»

Бүгенгә, балалар бакчасына түләү арту белән килешеп, социаль яклау бүлекләренә дүрт меңнән күбрәк гаилә өстәмә компенсация алу өчен гариза калдырган. Татарстанда 190000 бала бакчага йөри дип исәпләсәк, әлегә закон белән килешүчеләр саны алай зур түгел.

«Аз керемлеләргә булышырбыз...»

Бүгенгә, балалар бакчасына түләү арту белән килешеп, социаль яклау бүлекләренә дүрт меңнән күбрәк гаилә өстәмә компенсация алу өчен гариза калдырган. Татарстанда 190000 бала бакчага йөри дип исәпләсәк, әлегә закон белән килешүчеләр саны алай зур түгел.

Түләү арту турындагы карар белән таныш булмаган кеше калмагандыр инде. Балалар бакчалары да ата-аналар белән сөйләшүләр уздырды, министрлык вәкилләре дә документның асылын аңлатты. Шулай да бөтен кеше дә бәя арту белән ризалашырга ашыкмый әле.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның белдерүенчә, бәя арту белән бергә, сыйфатның да яхшыруын сизәчәкбез. «Балалар бакчасы баланы калдырып кына китә торган урын түгел, ә аны мәктәпкә әзерләүнең беренче баскычы», - ди министр. Моңарчы да шулай дип санала иде, билгеле, димәк, хәзер моңа тагын да ныграк басым ясалачак. Энгель Нәваповичта иң яхшы балалар бакчаларының рейтингын булдыру уе да юк түгел.
Хәзер бер баланы бакчада тәрбияләү дәүләткә якынча 9 мең сумга төшә икән. Өстәмә компенсацияләрне дә кушып санасаң, ата-ана шуның күп дигәндә 2500-2800 сумын түләячәк. Социаль яклау үзәкләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 190000 баланың 130000 ләбенә өстәмә компенсацияләр бирелергә тиеш. «Бөтен нәрсәгә бәя артып торганда, балалар бакчасына да түләүнең артуын гадел дип саныйм. Без аз керемле гаиләләргә ярдәм итәчәкбез, байлар үзләре өчен үзләре түләргә тиеш. Гаиләдә бер кешенең айлык кереме 20000нән күбрәк булса, аңа синең 300-400 сумлык компенсацияңнең кирәге бармы?! Җитди сәбәпләр аркасында эшкә урнашмаучы ата-аналарны аңларга була, менә сау-сәламәт була торып та, беркайда да эшләргә теләмәүчеләргә компенсацияләр түләнмәячәк», - ди хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. Шунысы да бар: компенсация тиеш булып та, социаль яклау бүлекләренә документларын тапшырмаучылар бихисап икән. Бирәм дип торган акчаны да алырга иренгән ата-аналарның түләү артуга ризасызлык белдерергә хакы юк, дип саный Наталья Владимировна. Ә компенсация алырга теләүчеләргә документларын 31 декабрьгә кадәр тапшырып бетерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading