16+

Азино балалары алдында бурычыбыз калды

«Азино микрорайонындагы балалар дәваханәсеннән дә көтелгәнрәк корылма юк, шунлыктан аны төзү эшләре 2013 елның май аена тәмамланган булырга тиеш». Казан мэры Илсур Метшин Азинода һәм Дәрвишләр бистәсендә сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше барышын караганда әйтте әлеге сүзләрне. Подрядчы оешма - «РАФФ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Сәетҗан Шакиров сүзләренә караганда, заказчы «Главинвестстрой»...

«Азино микрорайонындагы балалар дәваханәсеннән дә көтелгәнрәк корылма юк, шунлыктан аны төзү эшләре 2013 елның май аена тәмамланган булырга тиеш».
Казан мэры Илсур Метшин Азинода һәм Дәрвишләр бистәсендә сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше барышын караганда әйтте әлеге сүзләрне.
Подрядчы оешма - «РАФФ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Сәетҗан Шакиров сүзләренә караганда, заказчы «Главинвестстрой» учреждениесе эшне «тоткарлый». Әлеге аңлашылмаучылыкка карата Илсур Метшин: «Монда чишелмәслек мәсьәлә юк. Тирә-юньне төзекләндерүне май аенда да башкарырга мөмкин, ә бинаны алданрак тапшыру зарур», - диде. Мэр капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә калган төзелеш күләмнәренә тәгаен график булдырырга кушты. «Азинода балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт корылмалары, юллар, сәүдә корылмалары төзелде инде. Балалар алдында бурычыбыз калды - дәваханәне төзеп бетерергә кирәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Азинода булачак дәваханә Республика балалар клиника хастаханәсенең 3 нче консультация дәваханәсе статусында эшләячәк.
Дәрвишләр бистәсендә шәһәрнең 8 нче хастаханәсенә көндезге стационар сыйфатындагы 4 катлы янкорма төзелә. «Реставрация» ябык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Равил Булатов таныштырганча, хәзер бинада электр чыбыклары сузу, буяу-агарту эшләре башкарыла. Янкорманы ноябрь аенда файдалануга тапшыру ниятләнелә.
Мэр Илсур Метшин: «Халык беренчел күрсәтелгән ярдәмнең ни дәрәҗәдәге сыйфатыннан чыгып, сәламәтлек учреждениеләре эшчәнлегенә бәя бирә. Азинодагы балалар дәваханәсе һәм Дәрвишләр бистәсендәге медицина учреждениесе халык өчен бик әһәмиятле. Шунлыктан, тәгаенләнгән вакыт билгеләмәләрен катгый үтәргә кирәк», - дип искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading