16+

Азинодагы сырхауханә киләсе җәйгә генә ачыла

Казанның Азино-1 микрорайонында Хәйдәр Бигичев урамындагы балалар сырхауханәсен киләсе елның җәенә төзеп бетерергә тиешләр. Казан мэры Илсур Метшин төзелә торган медицина учреждениесен караган вакытта шундый бурыч куйды.

Азинодагы сырхауханә киләсе җәйгә генә ачыла

Казанның Азино-1 микрорайонында Хәйдәр Бигичев урамындагы балалар сырхауханәсен киләсе елның җәенә төзеп бетерергә тиешләр. Казан мэры Илсур Метшин төзелә торган медицина учреждениесен караган вакытта шундый бурыч куйды.

Азинода яшәүчеләр әлеге яңа сырхауханәне инде күптәннән түземсезлек белән көтә. Бүгенге көндә әти-әниләр балаларын 20 нче номерлы сырхауханәгә йөртергә мәҗбүр. Әлбәттә, бала күтәреп, төрле адреслар буенча йөрү бер дә уңайлы түгел.
Сырхауханә үзе 2008 елда ук төзелә башлаган иде, әмма икътисади кризис аркасында, төзелеш эшләре туктатылып торды. Бары быелның апрель аеннан гына, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, аны яңадан төзи башладылар.
Илсур Метшин ышандырганча, бүгенге көндә эшнең 50 проценты инде үтәлгән. Кышка җылылык үткәреп, бинаның эчке өлешенә керешергә ниятлиләр. Сырхауханә сменага 280 балага хезмәт күрсәтәчәк. Яңа бинаның беренче катында травмпункт, теркәлү бүлеге, йогышлы авырулар һәм температуралары югары булганнар өчен бүлекләр, даруханә, медицина лабораториясе урнашачак. Икенче катта - участоклар педиатриясе, өченчесендә тар белгечлек кабинетлары булачак. Моннан тыш теләүчеләргә консультатив ярдәм дә күрсәтеләчәк. Казанның сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов әйтүенчә, сырхауханәне Балалар республика клиника хастаханәсенең филиалы яки консультатив сырхауханәсе итәргә дә мөмкиннәр.
Әлегә исә көтәргә генә кала. 2013 елны, бәлки, Балаларны яклау көнендә яңа балалар сырхауханәсе үз ишекләрен ачар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading