16+

Бакча кишәрлекләренең яртысыннан артыгы хосусыйлаштырылмаган

Россиядә, Росреестр мәгълүматлары буенча, исәпкә куелган 60 млн бакча кишәрлегеннән 30 миллионының рәсмиләштерелгән чиге (межасы) юк. Бу хакта "Татар-информ"га интервьюда "Җир" ("Земля") Республика кадастр үзәге генераль директоры Динә Гайзатуллина җиткерде.

Аның сүзләренчә, бакча кишәрлекләренең күпчелеге совет чорында җиргә хокук бирүне раслый торган бердәнбер документ - бакчачылык җәмгыяте әгъзасы итеп язып, книжка тапшыру нигезендә бирелгән.

Бакча кишәрлеген теркәү өчен өч шарт:

кишәрлекнең бакчачылык мәйданында урнашкан булуы;
ширкәтнең 1998 елның 23 апреленә кадәр, ягъни бакча кишәрлекләре турында закон кабул ителгәнчегә кадәр төзелгән булуы;
бакча хуҗасының әлеге ширкәт әгъзасы булып торуы кирәк.

Әлеге шартлар үтәлгәндә, 2020 елның 31 декабренә кадәр бакчачылар бакча кишәрлеген бушлай хосусыйлаштыра ала.

"Бу очракта бакчачы бакча чикләрен билгеләүне (межевание земли") үткәрергә тиеш. Биредә "дача амнистиясе" темасы да килеп чыгарга мөмкин. Аның нигезендә дә әлеге бакча җире хосусыйлаштыруга каралган булуы шарт," - дип билгеләп үтте Динә Гайзатуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading