16+

Бакчаны көздән казып калдырып, борчымагыз

Көзгә керсәк тә, бакчада әле эшләр шактый. Соңгы уңышларны җыеп аласы, бакчаны һәм теплицаны кышка әзерләп калдырасы, түтәлләрне казып чыгасы. Кыскасы, эш хәзер дә бик күп

Бакчаны көздән казып калдырып, борчымагыз

Көзгә керсәк тә, бакчада әле эшләр шактый. Соңгы уңышларны җыеп аласы, бакчаны һәм теплицаны кышка әзерләп калдырасы, түтәлләрне казып чыгасы. Кыскасы, эш хәзер дә бик күп

Һәвәскәр бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина да көзге бакча эшләренә керешкән. Аның тәҗрибәсе газета укучыларыбыз өчен дә файдалы булыр.  
Рәмзия тумышы белән Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылыннан. Бүген ул гаиләсе белән Казанда үз йортларында яши.

– Бакча эшен кечкенәдән үк яраттым. Әниебез дә оста бакчачы иде. Каенанам да уңган бакчачы булып чыкты. Күп нәрсәгә аңардан да өйрәндем. Гомер буе үз йортыбыз белән яшәдек, бакча тоттык. Бакчада эшли-эшли өйрәнәсең, тәҗрибә дә туплыйсың. Иң мөһиме – бу эшне яратырга, аңа бөтен күңелеңне бирергә кирәк. Киңәш сораучылар да күп, алардан рәхмәт сүзләрен ишетү бик рәхәт, – ди ул.

Рәмзия үзенең киңәшләре һәм тәҗрибәсе белән инстаграм битендә дә уртаклашып бара. Шушы көннәрдә теплица эчендә яшел килеш үсеп утырган татлы борычларны ничек итеп кызартып бетерергә кирәклеген видеога төшереп элгән иде. Бөтен көчен җимешләренә бирсен өчен, борыч куакларының башын кисеп чыгарга һәм бер чиләк җылы суга ике стакан көл салып сибәргә кирәк икән. Иң башта борычка яхшылап су сибәсең. Көл булмаса, кибеттән калий селитрасын алып кулланырга була.  

Теплица дигәннән, уңышны җыеп алгач, аны кышка әзерләп калдырасы була. Рәмзия иртә өлгерешле борычлар, баклажаннарның уңышын җыеп алгач та, куакларын йолкып алып, җирен тырмалый һәм сидератлар, әйтик, горчица орлыгы сибеп куя.
– Теплицаны яхшылап җыештырасы була, бер генә яфрак та, үсемлек калдыгы да калмасын, чөнки аларда авырулар, бөҗәкләрнең личинкалары яшеренеп калырга мөмкин. Җирне яхшылап тырмап, сидератлар чәчеп, су сибәргә кирәк. Язын яшелчәләр утыртканчы, күкерт шашкасын яндырам, ул бөтен бөҗәкләрне, аларның личинкаларын юк итә, күгәрек авыруларыннан чистарта, – дип киңәшләрен бирә бакчачы.  

Роза куаклары, җиләкләр кышка бакчада кала. Аларны суыктан, өшүдән саклау өчен ул коры агач чүбенә куак төбендәге балчыкны бераз гына алып куша да бергә аралаштырып, төбенә өеп чыга. Салам яки корыган үләннәр белән капласаң, тычканнар оялап, куакларын кисеп бетерергә мөмкиннәр, дип кисәтә Рәмзия. Бакчадагы бөтен коелган яфракларны, үләннәрне җыеп яндырыгыз яки чыгарып түгегез. Аларны җиргә казып калдыру киңәш ителми, чөник аларда зарарлы бөҗәк личинкалары, бактерияләр кала.  

Агач-куакларга, күпьеллык чәчәкләргә күп итеп су сибегез. Ашлаган җир генә аш бирә дигәндә, төпләренә көл дә сибәргә онытмагыз. Черегән тирес булса, аны да салып, төпләрен бераз казып йомшартып чыгыгыз.

Уңган бакчачы ел да суган, сарымсак, кишерне көздән утыртып калдыра. Көз көне чәчелгән кишер тизрәк шытып чыга, ә суган ныграк була, уңышы да яхшы чыга дип аңлата. Кишерне җир туңарга бер атна-ун көл кала чәчү дөрес. Шактый еллардан бирле кишернең Канада дигән сортын утырта, барысы да тип-тигез булып үсәләр, куе кызыл төстә булалар, ди.  

Рәмзия бакчаны көздән казып калдырмау ягында, болай итеп без аны борчыйбыз гына икән. Кат-кат казу җирне киптерә, уңышны азайта. Шуңа да чүп үләннәрен йолкып, яшелчә калдыкларын җыеп ала да яхшылап тырмалап кына куя. Аннары сидератлар чәчеп, тагын бер кат тырмалый, һава торышы коры торган очракта су сибәсе була. Чәчкәч, өч-дүрт көн эчендә тишелеп тә чыга. Көннәр җылы торганда, горчица бик тиз үсә. Җирне туңдырыр алдыннан, горчица 20-30 см булып үсеп өлгергән булса, тирән итмичә генә казып чыксак та була. Казырга вакыт булмаса да куркыныч түгел, яз казылыр.

Көз көне башкарыласы тагын бер эш – кышка орлык чәчәр өчен җир алып калу. Аны әңгәмәдәшем кыяр үскән җирдән ала икән. Яз көне, орлык чәчәр алдыннан бакча туфрагына, бермә-бер исәбеннән, кибеттән сатып алган балчык куша.
Үсенте үстерү серләре турында исә безгә Рәмзия яз көне сөйләргә вәгъдә итте.
*
Рәмзия Әхмәдуллина уңган хуҗабикә дә. Кышка ул бик күп төрле салатлар, тәмләткечләр ябып, кыяр-помидорлар маринадлап куйган. Газета укучыларыбызга берничә рецепт тәкъдим итә:  

Әче борыч маринадлау
1,5 литр маринад әзерләү өчен: 5 аш кашыгы өеп шикәр комы, 3 аш кашыгы өеп гади (йодсыз) тоз, 150 гр 9 процентлы аш серкәсе, 10 исле борыч, 7-8 шт кипкән канәфер, 1 бал кашыгы кориандр һәм укроп орлыгы кирәк булачак. Банкаларны юып стерильләштерәбез. Борычларны юып корытабыз. Банка төбенә ике тырнак сарымсакны ваклап турап салабыз. Петрушка, укроп ботагы, кечерәк кенә дәфнә яфрагы салып калдырабыз һәм борычларны тутырабыз. Мин бер-ике телем болгар борычы да салам. Борычлар өстенә кайнар су агызып, капкачларын ябып куябыз. Ун минуттан суны кәстрүлгә бушатып кайнатып алабыз да тагын банкаларга тутырабыз. Ун-унбиш минуттан кабат бушатып, утка куябыз һәм маринад өчен ингредиентларны салып, 2-3 минут кайнатабыз да банкага тутырып, капкачларны ябып куябыз.

Борщ тәмләткече
Кирәк булачак: 1,5 кг помидор, 1 кг чөгендер, 1 кг суган, 1 кг кишер, 0,5 кг баллы борыч, 1 баш сарымсак, 2-3 аш кашыгы куе яхшы томат пастасы, 2 аш кашыгы өеп тоз, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе. Тәмләткеч пешерәсе савытка иң элек иттарткыч аша чыгарылган помидорны салабыз. Аның өстенә тоз, шикәр комы, томат пастасы салып болгатып алабыз. Чөгендерне угычтан чыгарабыз да масса өстенә салып әкрен утка кайнатырга куябыз. Ул арда кишерне эре угычтан уабыз, суганны турыйбыз, баллы борычны һәм сарымсакны ваграк итеп турыйбыз. Чөгендерле масса кайнап чыккач, суганны, кишерне, баллы борычны салып болгатабыз да бер стакан сыек май агызабыз. Кайнап чыгып, капкач ябып, 30-40 минут пешкәч, сарымсакны һәм аш серкәсен өстибез дә, 10-15 минут пешерәбез. Масаны кайнар килеш стерильләштерелгән банканың авызы тулганчы тутырабыз. Соңыннан җылы әйбер белән төреп каплап куябыз.

Алма белән әфлисун джемы
3 кг алма, 4 әфлисун, 3 стакан су, 3 кг шикәр комы
Алмаларны юып, әрчеп, эчен алып кәстрүлгә салабыз да, су кушып пешерергә куябыз. Алмалар тулысынча изелгәнче пешерәбез. Шуның өстенә иттарткычның иң вак тишегеннән чыгарылган әфлисун (төшен алабыз), шикәр комын салып кайнатуны дәвам итәбез. Болгаткалап торып, 15-20 минут пешерәбез. Кайнар килеш серильләштергән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куябыз.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading