16+

Бал уңышы өметсез түгел

Җәйнең салкын килүе һәм көннәрнең яңгырлы торуы аркасында, быел бакчачылар зур уңыш көтми. Бал уңышы да сөендерерлек булмас дигән фаразлар бар. Умарталыкларда хәлләр ничек тора икән дип, без балчыларга шалтыраттык.

Бал уңышы өметсез түгел

Җәйнең салкын килүе һәм көннәрнең яңгырлы торуы аркасында, быел бакчачылар зур уңыш көтми. Бал уңышы да сөендерерлек булмас дигән фаразлар бар. Умарталыкларда хәлләр ничек тора икән дип, без балчыларга шалтыраттык.

Камил Сөнгатуллин, Лаеш:
- Быел бал кортлары өчен авыррак ел булды. Көннәр салкын торгач, алар үрчи алмады. Яңгырлар явып тору да комачаулык итә. Кортлар ояларыннан чыга алмый, былтыргы балларын ашап тик яталар. Шунысы да бар: яңгырлар күп яугач, быел чәчәкләр дә күп. Көннәр аязып китсә, кортлар эшкә тотынырлар иде. Барысы да һава торышыннан тора, кояшлы көннәрне көтеп ала алсак, уңышыбыз начар булыр төсле түгел.
Гөлназ Шакирҗанова, Балтач, Куныр:
- Узган ел бу вакытка бал уңышы бик әйбәт иде. Аңа көннәрнең генә түгел, төннәрнең дә салкын булуы комачаулый. Чәчәккә нектар төшсен өчен, төнлә һава температурасы кимендә 17-20 градус җылы булырга тиеш. Ә быел андый җылыны күргәнебез юк әлегә. Тиздән юкә чәчәк атарга тиеш, бөтен өмет аңарда.
Дамир Бариев, Кукмара, Чишмәбаш:
- Бал уңышы алай ук өметсез түгел. Атна-ун көн кояшлы торса, яңгырлар яумаса, бал булачак. Быел барысы да соңгарак калып бара, үз вакыты белән монысы да җитми калмас дип уйлыйм. Уңган умартачының кортлары да көчле була, тырышырлар, балсыз калдырмаслар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading