16+

Балалар бакчасына түләүләр күпмегә арта?

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләү арта. Болай да ай саен аз түләми идек дип зарланган ата-аналар борчуда.

Балалар бакчасына түләүләр күпмегә арта?

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләү арта. Болай да ай саен аз түләми идек дип зарланган ата-аналар борчуда.

Татар­станның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә аларны тынычландырырга ашыга, бәяләр уртача 8 процентка гына күтәреләчәк.
Процентларны акчага әйләндергәндә, бу - якынча 180-270 сум дигән сүз. Бүген балалар бакчасына түләү төрле кешенең төрлечә. Бу баланың яшенә, бакчаның эш режимына бәйле. Әйтик, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр баласы булган ата-­ана 10,5 сәгать эшли торган балалар бакчасы өчен аена 2563 сум түли. Гыйнвардан исә бу сумма 2770 сумга җитәчәк дигән сүз. Әле шуңа 500-600 сум түгәрәктә шөгыльләнгән өчен дә өстәсәң...

Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, балалар бакчасына түләү бәяләренең артуы азык-төлек кыйммәтләнү, балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру, чыгымнар белән бәйле. Баксаң, бакчада бер баланы тәрбия­ләү, тәэмин итү дәүләткә 8 мең сумга төшә икән. Шәхси балалар бакчасы аена 8-12 мең сум сораганда, өч мең әллә ни күп тә түгел кебек. Икенче яктан, бөтен нәрсә кыйммәтләнеп торган заманда, түләүләрнең 8 процентка артуы да үзен сиздерә.

Түләүләргә үзгәрешләр кертелсә дә, дәүләттән бирелә торган компенсацияләр элеккечә кала. Балалар бакчасына түләгәндә дәүләттән беренче балага - 20 процент, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент ташлама каралган. Моннан тыш, ата-ананың кеременә бәйле рәвештә, өстәмә компенсация дә бар. Бер гаилә әгъзасына 20 меңнән азрак айлык керем туры килгән очракта, дәүләт ярдәменә өмет итәргә була. Әйтик, минем беренче балам 10,5 сәгатьлек балалар бакчасына йөри, ди. Мин беренче балам өчен 20 процент ташлама - 279 сумны кайтара алам. Безнең гаилә кереме бер кешегә 10 мең сумнан кимрәк туры килә дип алыйк, димәк, өстәмә компенсация дә тиеш. Анысы 829 сумны тәшкил итәчәк. Кыскасы, аена түләгән 2770 сумның миңа 1108 сумы кире кайта дигән сүз.

Шулай ук күпбалалы гаиләләргә түләгәндә 50 процент ташлама каралган, инвалид балалар, әти-әнисез калган, ятим сабыйлар балалар бакчасында бушлай тәрбияләнә ала.

Балалар бакчасына түләү арту мәсьәләсен Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шәхси контролендә тота. Сораулар туса, Engel.Fattahov@tatar.ru адресы буенча шәхси электрон адресына хат юлларга була. Шулай ук сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр эш көннәрендә министрлыкның «кайнар элемтә» телефонына да шалтыратырга мөмкин: (843) 294-95-08.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading