16+

Балалар әдәбияты үсештә, укысыннар гына

Укучыларны, балаларны кызыксындыру өчен яңалык, заманчалык таләп ителүе күренеп тора. «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының уку бүлмәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен газета-журналларның, китапларның бүгенге торышы һәм үсеше турында сөйләшүгә җыелдылар.

Балалар әдәбияты үсештә, укысыннар гына

Укучыларны, балаларны кызыксындыру өчен яңалык, заманчалык таләп ителүе күренеп тора. «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының уку бүлмәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен газета-журналларның, китапларның бүгенге торышы һәм үсеше турында сөйләшүгә җыелдылар.

Киләчәктә балалар өчен басмаларның күбесендә яңалыклар көтелә. Зиннур Хөснетдинов таныштырганча, «Салават күпере» журналының кушымталары барлыкка киләчәк. Тагын бер яңалык: журнал алга таба уенчык белән таратылачак. «Сабантуй» газетасы да үзгәрешләргә әзерләнә. Газетаның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, 2014 елның беренче яртыеллыгыннан ул журнал формасында чыга башлаячак, диде. Айга ике тапкыр дөнья күрәчәк журналның сыйфаты бермә-бер үзгәрер дип көтелә. Укучыларны заманча дизайнлы, уңайлы форматлы һәм яхшы кәгазьдән эшләнгән басма көтә.
Татар китап нәшрияты да заман белән бергә атлый. Нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәех, интерактив басмалар, СD китаплар, ябыштыра торган рәсемнәр, буйый торган китаплар чыгаруга зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. Ә очрашуга исә ул кече яшьтәге балалар өчен «Син мәктәпкә әзерме?» дип аталган китап та алып килгән иде. Ләкин бу гадәти генә китап түгел, ә пенал белән. Пеналда алфавит язылган, шундагы хәрефләргә бассаң, тавыш чыга - ул хәрефне әйтә.
«Татармультфильм» бүген иң заманча нәшрияттыр, мөгаен. Аның эшчәнлеге белән нәшрият җитәкчесе урынбасары Альбина Бәшәрова таныштырды. Алар татар мультфильмнары нигезендә нәфис-анимация басмалары чыгара. Китапларның һәрберсе мультфильмнар тупланган диск белән тулылана. Нәшрият традицион китапларга да, инновациялеләренә дә зур игътибар бирә. Бик күп уңай фикерләр ишетергә өлгергән инновацияле «Бала» китапханәсе дә көннән-көн тулылана бара. «Мәгариф Вакыт» нәшрияты җитәкчесе Мөдәррис Вәлиев әйткәнчә, алар да «Татармультфильм» белән эшлиләр, дәреслекләр мультимедиа белән тулыландырыла. «Әмма мультимедиа берничек тә дәреслекне алмаштыра алмый», - ди ул.
«Идел-пресс» полиграфия нәшрият-комплексының генераль директоры Ришат Хәсәнов та хәзерге вакытта балалар әдәбиятына, дәреслекләргә зур игътибар бирелүен җиткерде. Өстәвенә хәзер барлык дәреслекләр дә үзебездә - «Идел-пресс»та бастырыла. Әлеге комплекста булган зур яңалыклар турында хәбәр иткән идек инде. Ришат Хәсәнов фикеренчә, дәреслекләрнең, балалар китапларының перспективасы зур.
Кыскасы, балалар әдәбиятының сыйфатын күтәрү өстендә эшлиләр, нәтиҗәсе булыр дип өметләник.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading