16+

Балалар хосписы безнең ярдәмгә мохтаҗ

Казанда кызу темплар белән балалар өчен хоспис бинасын төзиләр. Төзелеш эшләре хәтта графиктан алдарак та бара. Бинаның беренче катын инде әзер дисәң дә була. Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир Вавиловның әйтүе буенча, хоспис өчен җыелган акчалар гына бетеп килә. Шуңа күрә ул кирпеч сата һәм эшләп чыгара торган...

Казанда кызу темплар белән балалар өчен хоспис бинасын төзиләр. Төзелеш эшләре хәтта графиктан алдарак та бара. Бинаның беренче катын инде әзер дисәң дә була.
Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир Вавиловның әйтүе буенча, хоспис өчен җыелган акчалар гына бетеп килә. Шуңа күрә ул кирпеч сата һәм эшләп чыгара торган оешмаларның кирпечне ташлама белән сатыпмы яки инде бер өлешен хәйрия буларак бирепме, ярдәм итүләрен сорый, дип яза «Татар-информ».
Билгеле булганча, 2011 елның 1 июненнән күчмә хоспис эшли башлаган иде. 2012 елның 10 февралендә Казанның 4 нче балалар терапия шифаханәсе базасында хосписның ике бүлмәсе хезмәт күрсәтә башлады. 2013 елның 1 июнендә исә төзеләчәк балалар хосписының нигезенә символик рәвештә беренче ташны салдылар.
Хоспис, элеккегечә үк, хәйрия ярдәменә мохтаҗ. Тулырак мәгълүматны А.Вавилова исемендәге хәйрия фондының сайтына кереп табарга мөмкин. Шулай ук 7715 номерына, башта Анжела сүзен язып, аннары буш ара калдыргач, җибәрәсе сумманы күрсәтеп, SMS юллап та булышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading