16+

«Балалар илне ясый»

Узган атнада «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Балалар илне ясый» («Дети рисуют страну») VIII республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

«Балалар илне ясый»

Узган атнада «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Балалар илне ясый» («Дети рисуют страну») VIII республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Татарстанда Мәдәният елына һәм Сочида узган Олимпия уеннарына багышланган бәйгедә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан 1-4 нче сыйныф укучылары катнашкан. Бәйгене, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сынлы сәнгать музее ярдәмендә, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән «Татарстан» ДТРК оештырган.
Бүләкләү тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина: «Әлеге бәйге тылсымлы балалар дөньясы сыман. Киләчәктә сезнең барыгыз да профессиональ рәссам булмаса да, сез тормышта барысын да матур итеп күрә беләчәксез һәм аны кәгазьдә, киндердә чагылдыра алачаксыз», - дип, үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде. Жюри әгъзасы, ТРның халык рәссамы Шамил Шәйдуллин: «Сәнгать тырышлыкны, эшчәнлекне таләп итә. Иң мөһиме - һәрвакыт кеше булу һәм дөньяга яратып карау. Рәссам ул - дөньяга гашыйк кеше», - дип билгеләп үтте. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевның әйтүе буенча, җиңүчеләрнең картиналарыннан календарь төзеләчәк һәм аны республиканың барлык районнарына да җибәрергә планлаштыралар.
Бәйгенең төп бү­ләк­ләрен исә Руслан Мазняк (Алабуга шәһәренең 8 нче мәктәп укучысы) һәм Платон Байбулатов (Казанның Мәскәү районындагы мәктәптән тыш эшләр үзәге укучысы) алдылар, аларның эшләре иң яхшылары дип табылды. Бәйрәм кысаларында, шулай ук «Туган як - родной край» фотоконкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Әлеге бәйгедә 1 нче урынга Чаллы шәһәреннән Лина Буркова лаек булды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлегенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading