16+

Балалар тырай тибеп йөрмәсен

Авылда әби-бабайлары булган балаларга рәхәт инде. Алар җәйләрен шунда уздыра. Ә менә шәһәр баласы көне буена үз иркенә тапшырыла. Бу бер дә дөрес түгел, дип белдерделәр «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Ул балалар һәм яшүсмерләрне җәйге каникул вакытында оешкан төстә ял иттерү һәм сәламәтләндерү,...

Анда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм башкалар катнашты. Андрей Кондратьев, республикада барлыгы 218 мең бала җәйге каникулга чыга һәм алар урамда тик йөрмәсеннәр өчен махсус җәйге лагерьлар оештырыла, дип белдерде. Каникулларга чыккан балаларның 48 меңенә вакытлыча эш табыла икән. Ундүрт яше тулган һәр яшүсмер Республиканың балалар ялын һәм мәшгульлеген оештыручы «Җәй» үзәгенә 231-50-24 телефоны буенча мөрәҗәгать иткән очракта, аңа эш урыны тәкъдим итәчәкләр. Әмма шулай да күпчелек яшүсмерләрнең ата-аналары балаларын ял иттерүгә, сәламәтләндерүгә өстенлек бирә. Моның өчен республикада шулай ук барлык шартлар да тудырылган, дип белдерделәр очрашуда катнашучылар. Барлыгы 121 лагерь сәламәтләндерү буенча эш алып бара, 1300 мәктәп яны лагере, 75 палаткалы лагерь бар һәм Кара диңгез буенда Татарстан Республикасы карамагындагы 7 лагерь эшли.
Татарстанда быел балалар ялын һәм мәшгульлеген оештыру эшенә 1 млрд 77 млн сум акча бүлеп бирелә. 2011 елның җәендә стационар лагерьдагы бер сменаның бәясе уртача 9486 сум, палаткалы лагерьда уртача 4200 сум, көндезге лагерь өчен түләү 1926 сум булачак. Ә шифаханәләрдә сәламәтләндерү курсы үткән өчен уртача 17780 сум, Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итәр өчен 14630 сум акча чыгарырга кирәк. Бюджеттан бирелүче юллама бәясенең 15 проценттан да ким булмаган өлешен ата-аналарга түләргә туры киләчәк. Аз керемле гаиләләр өчен бушка гына бирелүче юлламалар да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading