16+

Балалар үз эчләренә бикләнмәсен

1 июнь - Халыкара балалар көне. Россиядә ул балаларны саклау көне буларак билгеле. Бу көнне балаларга багышлап төрле чаралар уздырыла, мәктәпләрдә каникуллар башлана.

1 июнь - Халыкара балалар көне. Россиядә ул балаларны саклау көне буларак билгеле. Бу көнне балаларга багышлап төрле чаралар уздырыла, мәктәпләрдә каникуллар башлана.

Халыкара балалар көне - иң беренчеләрдән булып халыкара статусын алган бәйрәм. Аны уздыру хакындагы карар 1925 елда Женевада балалар иминлегенә багышлап уздырылган Бөтендөнья конференциясендә кабул ителә. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул ел саен уздырыла.
Бу бәйрәмне без ничектер формаль итеп кенә кабул итәргә өйрәнгән. Балаларны яклау көне дип шул бер-ике чара үткәрелә дә онытыла. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, балалар, бәлки, чыннан да, яклауга мохтаҗдыр? Хәзерге балаларны якларга түгел, аларның үзләреннән сакланырга кирәк, дип тә өстәр кемдер. Чыннан да, хәзерге балалар берничә дистә ел элек туган балалардан бик нык аерылып тора. Алар техниканы белә, чит илдән кергән әллә нинди фильмнар карый. Кыскасы, алар - заманча. Ә рухи яклары бик сай. Алар китап укып утыруны кирәксез бер эш дип карый, компьютер алдында утыруны уңайрак күрә. Бу очракта балаларның үзләрен гаепләү бер дә дөрес булмас. Аларны 4-5 яшьтән компьютер алдына нәкъ менә олылар утырта, баласына көненә бер сәгать булса да китап укырга нәкъ менә олыларның вакыты юк. Димәк, балаларны беренче чиратта олыларның битарафлыгыннан сакларга кирәк! Балаларның шулай дорфа, хиссез булып үсүендә олылар гаепле булып чыга. Яшьтән китап укырга, табигатьне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнмәгән баланы үскәч кенә нәрсәгә дә булса өйрәтеп булмаячак. Шулай булгач, балаларны 1 июнь көнендә генә түгел, ел дәвамында битарафлыктан, цивилизациянең кирәкмәгән якларыннан саклыйк. Алар олы җанлы, намуслы, акыллы булып үссеннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading