16+

Балаларга – «Бәллүр ябалак»

«Бездә талантлы балалар күп. Алар «Алтын каләм» конкурсы кысаларына гына сыймый. Шуны күздә тотып, республикада китап укый торган балалар өчен «Глаголица» дигән әдәби бәйге оештырылды», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Әлеге конкурсны оештыруда Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» басма һәм массакүләм...

«Бездә талантлы балалар күп. Алар «Алтын каләм» конкурсы кысаларына гына сыймый. Шуны күздә тотып, республикада китап укый торган балалар өчен «Глаголица» дигән әдәби бәйге оештырылды», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Әлеге конкурсны оештыруда Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, шәһәрнең мәдәният идарәсе һәм «Рус география җәмгыяте» ярдәм итә. Бәйгене оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе - «Счастливые истории» дигән балаларны яклау хәйрия фонды. Конкурс ике телдә оештырыла. Анда 10 яшьтән 17гә кадәр балалар һәм үсмерләр катнаша. Алар проза белән поэзия жанрларында һәм тәрҗемә буенча үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Җиңүчеләр «Бәллүр ябалак» бүләгенә, планшетка һәм китапларга ия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading