16+

Балаларга бушлай сөт продуктлары яңача таратыла

Быелдан 3 яшькәчә балаларны сөт продуктлары белән тәэмин итүдә яңа кагыйдәләр кертелде.

Балаларга бушлай сөт продуктлары яңача таратыла

Быелдан 3 яшькәчә балаларны сөт продуктлары белән тәэмин итүдә яңа кагыйдәләр кертелде.

Әле үткән елны гына әниләр сөт ризыклары артыннан ял көненнән кала һәр көнне барырга мәҗбүр булсалар, хәзер исә алар бушлай бирелә торган сөт ризыкларын 5 көнгә бер генә ала. Белгечләр әйтүе буенча, бу продуктларның сыйфатына зыян китерми, чөнки ризыклар герметик капларда эшләп чыгарыла, ә бу исә аның озак вакыт саклана алуын тәэмин итә. Икенчедән, хәзер сөт ризыкларын үзәкләштерелгән «Яшел Үзән сөт комбинаты» җитештерә. Башта исә сабыйларны сөт продуктлары белән сөт кухнялары дип йөртелгән учреждениеләр тәэмин итә иде.
Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» программасы буенча 40 мең бала бушлай сөт продуктлары белән тәэмин ителә. Әмма әлеге төркемгә барлык яшь балалар да кертелмәгән. Бушлай сөт продуктлары 3 яшькәчә булган социаль яктан мохтаҗ яки төрле авыруларга ия балаларга гына каралган. Бирелә торган продуктларның исемлеге дә билгеләнгән: 6 айга кадәрге сабыйларга бала организмына яраклаштырылган 200 мл сөт, 1 яшькәчә балаларга 200 мл сөт катнашмасы, 30 гр эремчек, 100 гр кефир, 200 гр сөт; 1 яшьтән алып 3 яшькәчә балаларга 40 гр эремчек, 200 мл кефир, 200 мл сөт бушлай бирелә. Социаль яктан мохтаҗ булмаганнарга әлеге продуктларны кибетләрдән үзләренә сатып алырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading