16+

Балаларга сыйфатсыз ризык китерүчеләр 1 млн сум штрафка тартылган

Балаларга сыйфатсыз ризык китерүчеләр 1 млн сум штрафка тартылган

Узган 2016 елда Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстандагы балалар бакчаларына азык-төлек китерә торган 93 оешманы тикшергән. Нәтиҗәдә 187 штраф салына, аларның гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китә.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Тикшерүләр барышында 423 кг ризык кулланылыштан алынды. Алар лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча нормаларга туры килми иде", - диде Л.Авдонина.

Сүз уңаеннан, идарә хезмәткәрләре 2016 елда 10 меңнән артык үрнәкне тикшергән. Шуларның 1,4 проценты санитар-химик нормаларга туры килмәве ачыкланган, 2,5 проценты - микробиологик, 6,8 проценты - калория һәм химик составы, 5,7 проценты - С витамины күләме,ә 2,4 проценты термик эшкәртү буенча нормаларга туры килмәгән.

Нормаларны бозуның барлык очраклары буенча да административ чаралар кулланылган.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading