16+

«Балаларның бернинди гаебе юк: бөтен гаеп – әти-әниләрдә җаваплылык хисе булмауда»

Хатын-кыз, кем генә булса да, нинди генә югары дәрәҗәләргә күтәрелсә дә, игелек-шәфкать сагында тора. Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» оешмасы узган ел азагында «Бергә булдырабыз» дигән яңа проект башлап җибәрде.

«Балаларның бернинди гаебе юк: бөтен гаеп – әти-әниләрдә җаваплылык хисе булмауда»

Хатын-кыз, кем генә булса да, нинди генә югары дәрәҗәләргә күтәрелсә дә, игелек-шәфкать сагында тора. Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» оешмасы узган ел азагында «Бергә булдырабыз» дигән яңа проект башлап җибәрде.

Республикабызның 18 балалар һәм үсмерләр приютына ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән ул. Максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын андагы проблемаларга юнәлтеп, әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларга күңелләрен юатырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм күрсәтү. Әлеге проектның ничек тормышка ашырылуы турында Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында урнашкан «Акчарлак» приюты директоры Илгизәр Шакиров белән сөйләштек.

- Халык илчеләре - депутатларның безнең проблемаларга игътибарны көчәйтүе бик сөендерде. Әлеге проектка без беренче көннәрдән үк кушылдык. Бүген приютыбызда 25 бала тәрбияләнә. Болар - язмышлары юллар чатында калган малайлар һәм кызлар. Аларның бернинди гаепләре дә юк. Бөтен гаеп - әти-әниләренең җаваплылык хисе булмауда. Безнең балаларны киләчәктә өч юл көтә: беренчесе - әти-әниләре аңга килеп, дөрес яши башласалар, үз гаиләләренә кайту. Икенчесе - ятим исеме тагылып, балалар йортына озатылу. Өченчесе - яңа гаиләләргә уллыкка, кызлык­ка алыну. Менә шул язмышлары хәл ителгәнче, алар бездә яшәп торалар. Без аларны авырлыклар алдында куркып калмаска, ялгышлар ясамаска, тормышта үз урыннарын табарлык һөнәргә өйрәтергә тиеш булабыз. Депутат хатын-кызларыбыз башлап җибәргән «Бергә булдырабыз» проекты да шул максатны күздә тота. Ул безнең балаларның тормышын җанландырып җибәрде.



Безнең приютта көн­күреш эшләре һәм хезмәт белән тернәкләндерү кабинетлары элек тә бар иде. Әлеге проектның «Үзем булдырам» юнәлешенә кушылып, аларны яңа эш кораллары, станоклар белән баеттык. Малайлар буш вакытларын шунда үткәрергә ярата хәзер. Кызларыбызны да уңган, булган итеп үстерәсебез килә. Аларга заманча тегү машиналары алдык. «Тылсымлы энә» түгәрәгенә йөрүчеләр хәзер үзләре теләгән киемнәрне тегеп кия ала. «Яшь балта остасы» дигән түгәрәктә дә егетләр алтын куллы булып үсәргә өйрәнәләр, бу һөнәрләрнең барысы да киләчәктә кирәк булачагын аңлыйлар. Әлеге түгәрәкләр гомерлек һөнәрләрен сайларга да ярдәм итәчәк аларга, - дип сөйләде ул.

Директор әйтүенчә, «Спортны сайлыйм» юнәлеше буенча да киң эш җәелдереп җибәрергә җыеналар «Акчарлак»та. Берьюлы берничә спорт төре мәйданчыгы төзергә уйлыйлар. Моның өчен гамәлдән сызылган биналарны сүтеп, аның урынына яңа мәйданчык ясарга ниятлиләр.Чаңгы, тимераяк, волейбол сеткасы, баскетбол боҗралары алырга планлаштыралар. Дүрт яңа велосипед җәйне көткән арада чаналар, кәшәкәләр гел кулланышта.

Проектның тагын бер юнәлеше «Кунак бүлмәсе» дип атала. Балалар кунаклар килүен бик ярата, ә кунаклар күчтәнәчсез йөрми. Әти-әниләре килгән көн- вакытлыча ятим калганнар өчен зур бәйрәм. Шуңа да якыннары белән бергә үткәрә торган кадерле сәгатьләр өй шартларында узсын дип тырышалар «Акчарлак»та. Хәзер балалар якыннарын, кадерле кешеләрен матур итеп төзекләндерелгән, яңа йомшак кәнәфи-диваннар куелган бүлмәдә каршылый. Анда нәкъ өйдәге кебек - гөлләр үсә, аквариумда алтын балыклар йөзә. Балалар биредә алтын балыкларга үзләренең эч серләрен дә сөйлиләр. Ә аларның хыяллары һәммәсенеке дә бер: тизрәк әти-әниле, гаиләле булу.

- Без игелекле кешеләрнең ярдәмен гел тоеп торабыз. Барлык шәфкатьле йөрәклеләрне безгә бу проектны гамәлгә ашырырга һәм балаларыбызны бәхетле итәргә чакырам, - диде директор.


Әйе, проект та «Бергә булдырабыз» дип атала ич.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading