16+

Балам, тәмлеме боткаң?

Балам, тәмлеме боткаң?

Соңгы атналарда гомумбелем бирү учреждениеләрендә балаларның һәм укучыларның тук­лануына бәйле темалар көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Моның берничә сәбәбе бар. Беренче­дән, соңгы бер-ике елда бу тармакта шактый гына үзгәрешләр булды. Ә яңалык, үзегез беләсез, тиз һәм шома гына кабул ителми. Сентябрьдән Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты менюларына шактый үзгәрешләр кертелү сәбәпле, әти-әниләрнең сораулары да артты. Берничә көн элек балаларның туклануы мәсьәләсе Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында да каралды.

Балалар бакчаларында ит, балык киметелде, ә кәбестә, кишернең күләме, киресенчә, артты, балалар бакчадан ач кайта, кебек шикаятьләрне үземә дә берничә тапкыр ишетергә туры килде. Алар нигезлеме соң, гомумән, балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе ничек оештырылган? Шул хакта тулырак мәгълүмат туплар һәм барысын да үз күзләрем белән күрер өчен, Казанның катнаш төрдәге 405нче балалар бакчасына юл алдым.

«Балалар яшелчә ашарга өйрәнмәгән»

Мөдир Дания Гаязова аңлатуынча, департамент балалар бакчаларына ун көнлек меню тәкъдим итә. Әмма бу да әле төп-төгәл эшләнеп беткән ахыргы вариант түгел, алар һаман үзгәртелеп тора. Мәсәлән, уку елы башында балаларның менюларында, чыннан да, ит, балык киметелеп, кәбестә, кишер кебек яшелчәләрнең күләме арттырылган иде. Соңыннан, әти-­әниләрдән килгән күп шикаятьләр искә алынып, яшелчәләр киметелгән.

- Балалар яшелчә ашарга өйрәнмәгән, чөнки өйдә алар аны аз куллана. Әмма яшь организмга ул бик кирәк. Кечкенәләр пешкән кәбестә, кишер ашарга яратмасалар да, чи яшелчәләрдән ясалган салат тәлинкәләрен «ялт» иттерәләр.

- Ит күләме кимеде, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме соң? Соңгы айларда менюга нинди үзгә­решләр кертелде?
- Әйе, ул бераз кимеде. Хәзер шулпада пешкән итне икенче аш ризыгына файдаланабыз. Моннан кала, гыйнварда үзгәртелгән менюда ризыкларның урыны алыштырылды. Моңа кадәр кич ашый торган ризык хәзер төшке аш вакытында бирелә. Әмма соклар, җиләк-җимешнең (алма, әфлисун, банан) күләме артты. Элек сок яки җиләк-җимеш кенә бирәләр иде, хәзер менюда көн саен икесе дә бар. Февральдә 12,5 сәгатьлек төркемнәр бетерелеп, 10,5 сәгатьлеккә калдырылгач, менюга да үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә кичке аш бетерелде, ә кичке әбәт туклыклырак итеп бирелә башлады. Моннан кала, бу айдан башлап, безнең бакча хәләл менюга күчте, - дип аңлатты ул.

Пешерүчеләр Зимфира Мөхәммәтҗанова белән Эльмира Фазылҗанова әйтүенчә, департамент тарафыннан барысы да үз вакытында эшләнелә. Сөт ризыкларын кич китерсәләр, ипине иртән алып киләләр.
- Кул токмачы салып пешерелгән ашны балалар аеруча яратып ашый, ләкин ул, беренчедән, мә­шәкатьләрәк булса, икенчедән, бездә аны киптерер өчен шартлар юк. Шуңа күрә әзер кибет токмачына алыштырып булмасмы икән, дигән мәсьәләне күтәреп чыккан идек. Әлегә моның буенча ахыргы сүз әйтелмәде, - ди алар.

Башка ата-аналардан бакчада яки мәктәптә пешерелә торган ризыкның тәмсез булуы турында да ишеткән бар иде. Шуңа күрә монда баргач, ике бала әнисе буларак, пешергән ризыкларыннан үзем дә авыз иттем. Телеңне йотарлык ризыкка бер генә дә тел-теш тидерерлек түгел! Монда, әлбәттә, пешерүчедән күп нәрсә тора. Кызлар, афәрин! Әмма шулай да пешерүчеләр сүзләренә караганда, билгеле бер ризыкны, ничек кенә тәмле итеп пешерсәң дә, балаларның күпчелеге аны яратмый, ди. Мәсәлән, минтай кәтлитен ашамыйлар икән, тик департамент күбесенчә нәкъ менә шул балыкка заказ бирә. Ә менә кызыл балыктан әзерләнгән суфлены барысы да диярлек бик яратып ашый.

Сезонлы туклану

Казанның балалар бакчаларындагы меню, сезонга бәйле рәвештә, елга дүрт-биш тапкыр үзгәртелә. Азык-төлек һәм социаль тук­лану департаменты директоры Гүзәл Ананьева әйтүенчә, гыйнвардан кабак, ташкабак, помидор-кыярны кәбестә, кишер һәм чөгендер алыштырган. Моннан тыш, ризыкларга яшел тәмләткечләр дә кушыла. Әлеге үзгәрешләр Казанның 465 учреждениесенә һәм республиканың тугыз районына кагыла. Балалар бакчаларына түләү арту тәүлегенә кабул ителә торган җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимеш, сок, ит, сөт ризыклары һәм сырларның күләмен арттырырга мөмкинлек биргән.

- Гыйнвардан ризыкларның бер тәүлеккә исәпләнгән күләме 97 граммга артып, 1782 граммны тәшкил итте. Кайбер әти-әниләр, менюдагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, ит кимеде, ә яшелчәләр артты, дип саный. Бу дөреслеккә туры килми, - ди ул.

«Шикаятьләрнең күбесе нигезле»

Татарстанда 1,4 меңгә якын гомумбелем бирү оешмасы исәп­ләнелә, аларда 385 меңнән артык бала һәм яшүсмер белем ала. Быелгы уку елында укучыларның 95,9 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бәяләренә килгәндә, алар һәр районда төрлечә билгеләнелә, әмма уртача алганда ул 27,6 сумны тәшкил итә. Казанда, мәсәлән, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша җайга салынган үзәкләштерелгән туклану системасы оештырылган 92 мәктәптә иртәнге аш - 22 сум, төшке аш - 58 сум. Әмма бала саен һәркөн бюджеттан өстәлә торган бәя бөтен җирдә дә бертөрле. Быелның 1 гыйнварыннан ул - 6 сум 80 тиен.

Дөрес, күп балалы гаилә­ләрдә тәрбияләнүче укучыларга бушлай туклану мөмкинлеге бирелә. Әмма күп балалылык респуб­ликаның төрле районында төрлечә билгеләнелә. Мәсәлән, 16 районда мондый бәхет дүрт һәм аннан күбрәк балалары булганнарга гына тәтесә, Чаллыда исә, бушлай туклану хокукына ия булыр өчен, гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала булу шарт. Ә калган шәһәр һәм районнарда гаиләдә өч баладан күбрәк булганнар бушлай ашый ала.

- Без, ишле гаилә буларак, мәктәптә бушлай ашыйбыз. Тик моңа ирешер өчен нинди юллар узганымны үзем генә беләм. Хокукларымны дәгъвалап, Мәгариф һәм фән министрлыгына кадәр шалтыратырга туры килде хәтта. Сентябрьдә гариза язып тапшырсак та, бушлай ашау бәхетенә ноябрьдә генә ирештек. Балалар Киров районының 137нче мәктәбендә укый. Ризыкларның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел анысы. Балалар яратып ашый. Өйдә кәбестә, чөгендер салатлары ашамасалар да, мәктәптә сыпыртып куялар. Еш кына соклар, җиләк-җимеш, баллы ризык­лар бирәләр. Әмма дәресләр күп, мәктәптә бер тапкыр гына ашау җитми, шунлыктан үзләре белән өйдән дә алып китәләр, - ди өч бала әнисе Диләрә Низамова.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары, Роспотребнадзор белән берлектә, мәктәп ашханәләренә ел дәвамында тикшеренүләр белән барган. Шушы көннәрдә аның нәтиҗәләре дә игълан ителде. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүз­ләренә караганда, соңгы ике елда әти-әниләрдән 25 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм шуларның 20се исбатланган. Беренче проблема - туклану сыйфаты булса, икенчесе - ризык­ларның, аеруча ит ризыкларының күләмнәре күрсәтелгәннән азрак булуы ачыкланган.

***
Татарстанның премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:
- Без - үсеш алган аграр республика. Шулай була торып, әлегә кадәр кайбер муниципаль берәмлекләрдә балаларның туклану процессын оештыра алмавыбыз гаҗәп. Сезнең өчен (муниципаль мәгариф идарәсе җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Ред.) бу намус эше булырга тиеш, ә без әле хәзер дә ата-аналардан туклану продуктлары сыйфатына бәйле шикаятьләр алабыз. Мин кыска вакыт эчендә әлеге өлкәдә тәртип урнаштыруны таләп итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading