16+

Бала тәрбияләүне әтиләргә йөкләү буенча тәкъдимне Президент та хуплаган

Бала тәрбияләүне әтиләргә йөкләү буенча тәкъдимне Президент та хуплаган

Татарстанда һәр бишенче кеше - балигъ булмаган бала. Соңгы елларда республикада дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Аларның проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар тормышка ашырыла.

Татарстанның Хезмәт, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү министрлыгы коллегиясендә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.

- Беренче чиратта, күп балалы гаиләләр, инвалид балаларга кагылышлы проблемаларга игътибар юнәлтәбез, - ди Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

1715 бала өйдән чыга алмый

Күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта бара. Әйтик, 2013 елда 24785 өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә исәпләнсә, бүген бу сан 32 меңгә якынлашкан. Бу гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә субсидияләр, лагерь һәм шифаханәләргә юлламалар бирү, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә туклану белән тәэмин итү кебек социаль ярдәмнәр каралган. Күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен җир кишәрлекләре бирү буенча да Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында.

Инвалидлыкка килгәндә, республикада 15 мең физик яктан мөмкинлеге чикле бала исәпләнә.
- Кызганыч, аларның 1700е бүген бөтенләй өйдән чыга алмый. Аларны тормыш шартларына җайлаштыру, талантларын үстерү өчен төрле чаралар күрелә. Инвалид балаларның гаиләләренә барып әти-әниләре белән эш алып барыла. Сабыйларның белем алуларына игътибар бирелә. Укыта белмәгән белгечләр буладыр, бәлки, әмма, укый алмаган бала юк. Һәрбер сабый талантлы. Нәтиҗәләр дә юк түгел, элек мәктәпләргә, балалар бакчаларына бер-ике физик яктан мөмкинлеге чикле бала килсә, хәзер махсус инклюзив төркемнәр эшли. Инвалид балалар, сәламәт яшьтәшләре кебек тигез дәрәҗәдә белем ала, - ди министр.

- Татарстанда физик яктан мөмкинлеге чикле балалар өчен 13 тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Анда медицина ярдәме күрсәтү, комплексы тернәкләндерү белән берәттән балаларны төрле күнекмәләргә өйрәтергә, укыту, һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирергә дә тырышалар. Былтыр гына да бу үзәкләрдә 6 меңнән артык бала тернәкләнү узган. "Балаларның бу тормышка җайлашулары, әйтик, даруханәгә барып үзенә кирәкле даруны алу, кибеттән ризык алып кайту кебек гади генә күнекмәләргә өйрәнүе мөһим. Чөнки, киләчәктә аларның әти-әниләре олыгая. Ярдәмчесез калмас өчен, инвалидларга юридик, социаль, педагогик ярдәмне вакытында күрсәтергә тиешбез",- дип саный Эльмира Зарипова.

Чыбык та үрә, чәчәк тә ясый

Тернәкләндерү үзәкләрендә инвалид балалар белән эшләүдә яңа алым - хезмәткә өйрәтә башлаганнар. Бу өлкәдә тернәкләндерү оешмалары мәшгульлек үзәкләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Кукмара районы "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге 2004 елда 200 мең сум грант отып, шул акчага һөнәрчелек өчен кирәкле эш кораллары, җайланмалар сатып алган. Хәзер биредә физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар чигә, тегә, агачтан төрле эшләнмәләр ясый, аш-су серләренә төшенә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә өйрәнә. Бу эштә районның эшмәкәрләре дә теләп булыша. Әйтик, шәхси эшмәкәр Язилә Гарифуллина балаларга үзенең пекарнясында ипинең ничек пешерелгәнен күрсәткән.

- Инвалид балалар әниләре белән бергә капроннан чәчәкләр ясарга өйрәнәләр. Бер әни декрет ялында шул чәчәкләрне ясарга остарып китте дә, үзенең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырды, кайбер эшләрен сатып акча эшләде. Хәзер үзе дә "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә килеп мастер-класслар уздыра,- ди үзәкнең җитәкчесе Роза Фазлыева.

Былтыр биредә 35ләп инвалид бала талдан чыбык үрергә өйрәнгән. Болар барысы да балага җәмгыяттә югалып калмаска, һөнәрле булырга ярдәм итә. Шул ук вакытта үзәк төрле предприятие-оешмалар белән килешүләр төзеп, үзендә хезмәт күнекмәсе алучыларны эшле итә. Мәсәлән, аларның кайсысы Кукмара тегү фабирикасына урнашкан, кайсы мәдәният йортында тавыш куючы булып эшли, берсе үз кинематография студиясен ачкан. Инвалидлар арбасында утырган бер кыз такси хезмәтенә диспетчер булып урнашкан.

Приютлар тикшереләчәк

Имин булмаган гаиләләр белән эш алып бару - мөһим тармакның берсе. Республикада барлыгы шундый 1268 гаилә исәпләнә. Бу мәсьәләдә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле Сәрия Сабурская колонияләрдән кайтачак, тиздән азат ителәчәк үсмерләр белән җитди эш алып барырга кирәклегенә басым ясады. Һәр район башлыкларына бу балаларны фамилияләп белергә, аларны эш белән тәэмин итү, торак мәсьәләсендә булышлык күрсәтүне дә сорады. Быел республикада 41 балигъ булмаган үсмер төзәтү колонияләреннән үз өйләренә кайтачак.

- Бу үсмерләргә кешечә, нормаль яшәргә мөмкинлек бирегез. Алар тормыш авырлыклары аркасында, кабат элеккеге юлга басмасыннар иде,- диде Сәрия Сабурская.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова залда утыручыларны, видео режимында коллегияне күзәткән район вәкилләрен дә "кыздырып" алды. Инвалид балаларның төрле түгәрәкләрдә аз шөгыльләнүен искәртте ул.
- Ни өчен Түбән Камада балаларның түгәрәкләргә йөрү дәрәҗәсе бары 4 процент белән генә чикләнә? Югыйсә, Түбән Кама инвалид балалар белән эшләүдә үрнәк күрсәткән беренче шәһәр иде. Хәзер киресенчә. Апас, Менделеевскта бу күрсәткеч 0,5 процент. Сездә түгәрәкләр юкмы? Бу саннарны әйтергә дә оят, - дип ассызыклады җитәкче.

Татьяна Ларионова приют эшчәнлекләрен дә җентекләп тикшерергә сүз бирде. Апрель аенда Әгерҗе, Менделлевск районнарында попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узачак. "Бергә булдырабыз" дип аталган республика проекты кысаларында приютлардагы эшчәнлек белән танышачаклар.

Татьяна Ларионованы, Эльмира Зарипованы да имин булмаган гаиләләрнең кабаттан күзәтү астына алынуы гаҗәпләндерде дә, борчуга да салды.
- Казан никадәр зур булмасын, нибары бер генә гаилә кабат күзәтү астына алынган, ә Чаллыда шундый 16 гаилә исәпләнә. Социаль яклау, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең күзәтүе астына алынган балалар белән җитди эш алып барырга, бу гаиләнең проблемаларын җентекләп чишәргә кирәк,- диде Татьяна Ларионова.

Коллегиядә балаларны тәрбияләүдә Әтиләр советының катнашуы да кирәк дип нәтиҗә ясалды. Бу хакта Дәүләт Советы депутат хатын-кызларының "Мәрхәмәт-Милосердие" оешмасы Татарстан Президентына да мөрәҗәгать иткән булган. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплаган. Ни дисәң дә, балага әти сүзе, ир-ат тәрбиясе кирәк шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading