16+

Балык Бистәсе районы Балтач урта мәктәбендә очрашу узды

Ватан сугышы барган территорияләрдә, Ленинград блокадасында җан тетрәнүләре кичергән сугыш чоры балаларының һәркайсының хатирәләре сагыш белән сугарылган. Балык Бистәсе районының Балтач урта мәктәбен 20-40 ел элек тәмамлаучыларның күңелендә, шөкер, бала вакытлары фәкать җылы хисләргә генә уралып саклана. Элеккеге укучылар авыл клубына җыелышып, мәктәпкә һәм укытучыларга рәхмәтләрен концерт программасы рәвешендә белдерделәр....

Өч чакрым ераклыктагы Ямаш авылыннан кар-бураннарга, җил-яңгырларга карамастан, көн саен Балтачка йөреп белем алган балалар иде болар. Хәзер инде алар тормышта билгеле бер үрләргә ирешкән абруйлы затлар, әлбәттә. Мәсәлән, Фидаил Гарифуллин полиция подполковнигы, Илгизәр Гайнетдинов - доцент. Мулланур Мостафин хуҗалык җитәкчесе, ә хатыны Әлфия- укытучы. Абыйлы-энеле Расил белән Халидин Әхәтовлар өстәвенә үзешчән композиторлар да әле. Фәннур Сафин сүзләренә Расил Әхәтов көй язган "Шәфкать туташы" җыры Салават репертуарында да яңгырый. Ямашның үзендә дә урта мәктәп эшли бүген. Аның директоры Алмаз Баһавиев та заманында Балтач мәктәбен тәмамлаган. Күки авылыннан да Балтач мәктәбенең югары сыйныфларында укыганнар шактый. Эшкуар Вәкил Газизҗанов күкилеләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул чорларда хезмәт куйган абруйлы укытучыларның күбесе инде арабызда юк. Ләкин исемнәре күңелләрдә хөрмәт белән саклана.

Күки, Ямаш һәм Балтач авыллары кайчандыр гөрләтеп эшләгән "Татарстан" колхозы составында иде. Шактый еллар шушы хуҗалыкны җитәкләгән Фердинант Сәмиев: "Балтач клубын үзебез төзедек. Диварлары нык эшләнгән, һаман халыкка хезмәт итә. Бер үк елларда сафка бастырылган Күки клубы гына авария хәленә калганлыктан, ябылды," - дип, искә алды. Күкилеләр яңа клуб төзелүенә өметләнә. Атна саен бер чара үткәрүче ялкынлы клуб мөдире Әминә Гатиятованың ямашлыларны җәлеп итеп оештырган бу программасы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

- Күки, Ямаш, Балтач авыллары бергә булдык. Гомер буе дусларча аралашып яшик!

Балтач авылы җирле үзидарә рәисе Харис Гатиятовның йомгаклау чыгышында әйткән бу сүзләрен халык көчле алкышлар белән хуплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading