16+

Балыкка баруны башка вакытка калдыр

Татарстанда, төньяктан килгән антициклон сәбәпле, көннәр бик суык торды. Термометр баганасы урыны белән хәтта 35 градус салкынлыкны да күрсәтте. Көндезләрен исә ул 25-27 градус иде. Инде, ниһаять, аз гына булса да җылыта да башлар кебек. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, якын көннәрдә безне төнлә 20-22, көндезләрен...

Татарстанда, төньяктан килгән антициклон сәбәпле, көннәр бик суык торды. Термометр баганасы урыны белән хәтта 35 градус салкынлыкны да күрсәтте. Көндезләрен исә ул 25-27 градус иде. Инде, ниһаять, аз гына булса да җылыта да башлар кебек. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, якын көннәрдә безне төнлә 20-22, көндезләрен исә 15-17 градус салкынлык көтә. Синоптиклар элеккечә зәмһәрир суыклар вәгъдә итмәсә дә, һава торышы белән бәйле саклык чаралары турында истән чыгарырга кирәкмәс. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәткәнчә, салкын көннәрдә урманга яки балыкка барудан тыелып торыгыз. Юлда барганда туктап калган машинаны күрсәгез, руль артыннан чыгып, аның ватылган булу-булмавы, хуҗасына ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Өегездә салкын булса, үзегез ясап-әмәлләп куйган җылыту чараларын кулланмагыз. Урамда озак йөрергә туры килгәндә, җылы итеп киенегез, туңсагыз, якындагы кибетләргә кереп җылынып чыгыгыз. Өшүдән саклый, дигән булып, исерткеч эчемлекләр эчмәгез, ул тән өслегендәге кан тамырларын киңәйтә һәм җылылыкны югалтуга сәбәпче була. Моннан кала, никотин да канның йөрешен начарайта. Кыскасы, «сакланганны саклармын», дигән акыллы гыйбарәне истән чыгармагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading