16+

Банк та дәвага мохтаҗ

Якын көннәрдә «БТА-Казан», ниһаять, клиентларына гадәти режимда хезмәт күрсәтә башлаячак. Банкны савыктыру өчен, республика җитәкчелегенең җиңел кулыннан компетентлы инвестор таптылар. Аны ерактан эзләп йөрергә туры килмәде, ул - Татарстандагы эре финанс учреждениеләренең берсе булган «Татфондбанк» һәм аның эре акционеры «Новая нефтехимия» компаниясе. Премьер-министр Илдар Халиков Президент тарафыннан «Татфондбанк»ның Күзәтүчеләр советы...

Банк та дәвага мохтаҗ

Якын көннәрдә «БТА-Казан», ниһаять, клиентларына гадәти режимда хезмәт күрсәтә башлаячак. Банкны савыктыру өчен, республика җитәкчелегенең җиңел кулыннан компетентлы инвестор таптылар. Аны ерактан эзләп йөрергә туры килмәде, ул - Татарстандагы эре финанс учреждениеләренең берсе булган «Татфондбанк» һәм аның эре акционеры «Новая нефтехимия» компаниясе. Премьер-министр Илдар Халиков Президент тарафыннан «Татфондбанк»ның Күзәтүчеләр советы...

Соңгы берничә ай дәвамында «БТА-Казан» тирәсендә барган катлаулы вазгыятьнең чишелеше кыскача әнә шуннан гыйбарәт.
Март аенда социаль челтәрләрдә, әлеге банкның лицензиясе алына икән, дигән хәбәрләр таралуга, халык ашыга-кабалана биредән кертемнәрен (вкладларын) алырга кереште. Нәтиҗәдә, мондый ажиотажга әзер булмаган банкның ликвидлыгы белән проблемалар туды, операцияләр башкарырга, клиентлары белән исәп-хисап ясарга финанс мөмкинлеге калмады. Лицензия алыну ихтималының көндәшләр тараткан гайбәт кенә булуына карамастан, ул үз эшен башкарган иде инде. Республика һәм ТР Милли банкы җитәкчелеге, кичекмәстән, банкны бөлгенлектән коткарып калу юлларын эзләргә мәҗбүр булды. Финанс яктан савыктыру чаралары әзерләнүе хакында бер айлар элек үк хәбәр ителсә дә, аның төгәл механизмы әле шушы көннәрдә генә билгеле булды.
Әмма банкның проблемалары аннан клиентлар, алар белән бергә капиталның китүендә генә булмаган икән. ТР Хөкүмәте йортында савыктыру чаралары уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, авырлыклар инде ноябрьдә үк башланган булган. «БТА-Казан»ның иң эре акционеры булып Казахстанның мәгълүм бер банкы санала. ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев сүзләренә караганда, акционерның банкның устав капиталын тулыландыруга исе китмәгән. Хәлләрне тотрыкландыруга вәгъдә иткән финансларны да бирмәгәннәр. Аннары банкның кайбер кредитлар буенча алган рисклары да зур сораулар уята. Тикшерүләр банк балансында гамәлдә булмаган 3 млрд сумлык кыйммәтле кәгазьләрнең саналуын да ачыклаган.
Банкны банкротлык чигенә җиткерү фактлары буенча җентекле тикшерү үткәреләчәген, материалларның тулы күләмдә хокук саклау органнарына тапшырылачагын ышандыралар. ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, хокук бозуларга юл куючылар, һичшиксез, җәзасын алачак. «Бу безнең принципиаль позиция. Алга таба мондый адымнарны булдырмас өчен, мәсьәләне ахырына кадәр җиткерәчәкбез», -дип ассызыклады ул.
Хәзер банк Вкладларны иминиятләштерү агентлыгының вакытлы идарәсенә тапшырылган. Аның вазифасы, агентлык генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников белдергәнчә, финанс учреждениесен яңа милекчегә тапшыру өчен әзерләү. Вакытлы идарә ай ярымнан өч айга кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә төп бурыч - банкны нормаль эш режимына чыгару. «Татфондбанк» һәм аның эре акционеры «Новая нефтехимия» проблемалы банкны савыктыруга 3 млрд сум салачак. Моннан тыш, Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы аңа 10 ел вакытка минималь 0,51 процент ставка белән 9,9 млрд сумлык кредит бирә. «Бу акчалар банкның нормаль эшләп китүе, үз йөкләмәләрен үти башлавы өчен җитәргә тиеш», - ди Мирошников. «БТА-Казан»ның устав капиталын 1 сумга төшерү һәм өстәмә капитализация уздыру да Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы вазифасында. Шуннан соң, элекке акционерларның аның белән идарәгә хокуклары калмый, бу вазифаны, төп акционер буларак, «Татфондбанк» үз кулына алачак. Аның милекчеләренең берсе Роберт Мусин аңлатканча, сүз ике банкны кушу турында бармый, бу стратегик яктан да отышлы түгел. Ә менә савыктырылганнан соң, банкның исемен үзгәртәчәген ул кире какмады. Савыктырылган банкның киләчәге, Милли банк рәисе Евгений Богачев фикеренчә, идарәнең нәтиҗәлелегенә бәйле булачак. «Иң мөһиме - зур акчалар артыннан кумыйча, уйланган ныклы сәясәт алып бару», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading