16+

Барысы да балаларга!

1 июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Бәйрәм уңаеннан бу көнне башкалада күптөрле бәйрәм чаралары үткәрелү планлаштырыла, шулай ук җәйнең беренче көнендә Балалар хосписы һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге ачылырга тиеш.

Барысы да балаларга!

1 июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Бәйрәм уңаеннан бу көнне башкалада күптөрле бәйрәм чаралары үткәрелү планлаштырыла, шулай ук җәйнең беренче көнендә Балалар хосписы һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге ачылырга тиеш.

Шәһәрдә үткәреләчәк Балалар көненә багышланган бәйрәм чаралары турында «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Шулай итеп, бәйрәм кысаларында, 3 июньгә кадәр «Яшүсмер» («Подросток») клубының район филиалларында гамәли иҗат күргәзмәләре оештырыла. Барлык китапханәләрдә дә әлеге тематикага багышлап күргәзмәләр ачылачак. 30 майда һәм 1 июньдә исә Казан зооботаника бакчасында сабыйларга интерактив бәйрәм әзерләнә. Биредә үк «Болгар радиосы» концерт та оештырачак. Төп бәйрәм чаралары исә 1 июньгә планлаштырылган. Бу көнне Казан Кремле тирәсендә «Волшебники лучезарного города» шәһәр бәйрәме (11.00дән 14.00гә кадәр) үткәреләчәк. 12.00дән 16.00гә кадәр исә сабыйларны бәйрәм чараларына «Кырлай» паркы чакыра. Балаларны яклау көнендә Җиңү паркында 3 яшьтән зуррак сабыйлар өчен «Обгоняйка» дигән велосипедта йөрү ярышы да узачак. Моннан тыш, «Казан» гаилә үзәгендә үзенчәлекле «Коляскалар парады» да оештырылачак. Анда кечкенә балалары булган теләгән һәр гаилә катнаша ала, моның өчен бала коляскасын үзенчәлекле итеп бизәргә генә кирәк.
Бәйрәм чараларыннан тыш, 1 июньдә республиканы тагын ике зур вакыйга көтә. Нәкъ шул көнне башкалада 20 кешегә исәпләнгән Беренче республика балалар хосписы һәм Мәскәү районында Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасы ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading