16+

Баш даруы (елмаеп алыйк ;-)

- Күрше, үтереп баш авырта, син запаслы кеше, шкафыңнан кара әле, берәр даруың юкмы? - Даруны табып була аны, тик башта сәбәбен ачыкларга кирәк. Ни өчен авырта? Ни булды, һава торышы үзгәрдеме, махмырмы, хатының белән талаштыңмы, әллә хезмәт хакын кистеләрме? - Тфү, диген, әллә ниләр сөйлисең, берни булмады, тик торганда...

Баш даруы (елмаеп алыйк ;-)

- Күрше, үтереп баш авырта, син запаслы кеше, шкафыңнан кара әле, берәр даруың юкмы? - Даруны табып була аны, тик башта сәбәбен ачыкларга кирәк. Ни өчен авырта? Ни булды, һава торышы үзгәрдеме, махмырмы, хатының белән талаштыңмы, әллә хезмәт хакын кистеләрме? - Тфү, диген, әллә ниләр сөйлисең, берни булмады, тик торганда...

- Күрше, үтереп баш авырта, син запаслы кеше, шкафыңнан кара әле, берәр даруың юкмы?
- Даруны табып була аны, тик башта сәбәбен ачыкларга кирәк. Ни өчен авырта? Ни булды, һава торышы үзгәрдеме, махмырмы, хатының белән талаштыңмы, әллә хезмәт хакын кистеләрме?
- Тфү, диген, әллә ниләр сөйлисең, берни булмады, тик торганда үзеннән-үзе авырта башлады.
- Ярар, алайса ничек авыртканын сөйләп бир, ничегрәк, чәнчиме, әллә гөжлиме?
- Гөжләргә трактор түгел ул, тәмам бәйләндең, авырта һәм вәссәлам!
- Син, күрше, вәссәлам дип бик җиңел уйлыйсың, баш авыртуы уен эш түгел ул. Күрше подъезддагы Нурәхмәт һәрчак башына зарланып йөрде.
- Шуннан?
- Шуннан шул, кичә кырыгын уздырдылар...
- Син, күрше, алай куркытма, әлегә үләргә җыенмыйм, баш авыртканга дару гына сорап кердем.
- Анысын аңладым, тик даруның төрлесе була, сиңа ниндие кирәк: бездә чыкканымы, әллә чит илнекеме?
- Күрше, баш чатный, бир тизрәк, яхшысын, авыртуны баса торганын.
- Менә син һаман яхшысын сорыйсың, яхшырагы кыйбат тора шул аның!
- Торса торыр, монда акча кайгысы түгел, күземне дә ача алмыйм, башка чыдар хәл калмады.
- Ярар, күрше, син алай нык борчылма әле, монда дару күп, хәзер табабыз аны. Тә-әк, монысы йөрәк даруы, болары йокысызлыктан, эч китүдән, балага узмаудан. Менә бәла диген, күренми әле монда, күрше, сиңа кирәклесе. Әһә, таптым, менә теш сызлаудан бик шәп дару бар...
- Кирәк түгел теш сызлаудан, миңа баш даруы кирәк!
- Баш даруы дисеңме? Башныкы хатында инде ул, күрше. Хатын-кызның башы һәрвакыт авырта, иртән, кичен, көндез һәм һәрчакта. Берәр нәрсә сорарга куркып торасың, чөнки көн дә бер үк җавап: «Бәйләнмә, бүген баш авырта». Үзенең дару эчкәне дә күренми. Аңламыйм, әллә жәлләтәсе килә, әллә кушканны үтәмәскә берәр сәбәп кенәме. Башка вакытта йомышың төшкәндә, күрше, оялып торма, кер дә сора. Үзең күрәсең, миндә булмаган дару юк, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәрмен. Башкача булмый, дус яшәргә кирәк. Ни әйтсәң дә, без бит күршеләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading