16+

Баш металлург Марина Ожегова: «Баштарак үземне космоска очкан Валентина Терешкова кебек хис итә идем»

Казан вертолет заводы тарихында беренче хатын-кыз баш металлург Марина Ожегова: «Баштарак үземне космоска очкан Валентина Терешкова кебек хис итә идем», - дип елмая. Металлургия өлкәсендә, гадәттә, ир-атлар хезмәт итсә дә, әңгәмәдәшем бу һөнәрне сайлавына һич кенә дә үкенми.

Баш металлург Марина Ожегова: «Баштарак үземне космоска очкан Валентина Терешкова кебек хис итә идем»

Казан вертолет заводы тарихында беренче хатын-кыз баш металлург Марина Ожегова: «Баштарак үземне космоска очкан Валентина Терешкова кебек хис итә идем», - дип елмая. Металлургия өлкәсендә, гадәттә, ир-атлар хезмәт итсә дә, әңгәмәдәшем бу һөнәрне сайлавына һич кенә дә үкенми.

Аныңча, һәр эш үзенчә кирәкле. Хәер, ул һөнәрләрне ир-ат, хатын-кызныкына бүлми: «Белемнәрне камилләштерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган заманда һәркем теләсә кайсы өлкәдә эшли алыр иде» - бу аның кагыйдәсе.



Героебыз - нәфис гәүдәле, мөлаем, зәвыклы хатын-кыз. Металлург дигән каты, авыр сүз аңа бик туры килеп тә бетми кебек. Хәер, вертолет заводында металлургия төшенчәсе дә үзгәрәк. Биредә металлны эшкәртү, химик процесслар, гальваник һәм химик япма, кою, эретеп ябыштыру, буяу, җыю кебек эшләр белән шөгыльләнәләр. Ничек кенә булмасын, хезмәт җиңелләрдән түгел. заводта 33 ел эшләү тәҗ­рибәсе Марина ханымны күп нәрсәгә өйрәткән.

Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган кыз 1984 елда, юллама белән, Казан вертолет заводына эшкә килә. Әтисе Анатолий Осипов - бик сәләтле, актив инженер-конструктор, үзе дә гомеренең күп өлешен заводка багышлаган кеше.



- Совет заманыннан ук зур оешмалар үзенә бер дөнья булган. Эшче һөнәр ияләре өчен биредә аерым тормыш гөрләгән. Әти завод белән бәйле вакыйгаларны еш сөйли иде. Киңәшләре дә этәргеч биргәндер. Завод ул чакта тотрыклылык сүзе белән тәңгәлләштерелде. Әти рәссам да иде әле. Завод хуҗалык кирәк-яраклары, сувенирлар чыгарган вакытта да эскизлар ясау­да аның өлеше зур булды. Бу сәләт нәселдән күчкән, күрәсең, төсләр белән эшләү миңа да ошый. Мәктәптә, университетта да гел стена газеталарын бизи идем, - ди әңгәмәдәшем.

Хезмәт юлын инженер-технолог вазифасында башлаган белгеч баштарак гел буяулар белән мәшгуль була. Сыйфатны яхшыр­та торган махсус эмальләр, катлаулы эмблемалар өчен үзенчәлекле төсләр ясый, буяуларны катнаштыра. Биш ел буена завод үзәк лабораториясен җитәкли. Бу өлкә үзенә бер зур мәктәп була.

- Беркайчан да җитәкче булыр­га омтылмадым. гадәтем: барысын да җиренә җиткереп үтәү, төгәл, дөрес башкару. Һәр проблеманы молекулага кадәр таркатып чишәргә тырышам. Чишелмәгән мәсьәлә минем өчен кроссворд сыман. Уйлыйм. Җавабын эзлим. Һәрчак яңалыкка өйрәнәм, - ди Марина Ожегова.

Аның өстендә зур җаваплылык. Ул үзәк лаборатория эшчәнлеген, кою, эретеп ябыштыру, буяу процессларын күзәтә, тикшерә. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, нәтиҗәлелек еш кына сыйфат белән бәйләнгән. Казан вертолетлары дөньякүләм дәрәҗәдә танылу алган, сынатырга ярамый. Завод 77 ел эшләү дәверендә 100ләп илгә 12 меңнән артык Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17, «Ансат» вертолетларын һәм аларның модификацияләрен җитештереп саткан. Татарстанның иң алдынгы машина төзелеше предприятиесе дөньякүләм стандартларга нигезләнеп эшли. Замана белән бергә атларга туры килә. Заводта инновацион проектлар, күп кенә социаль программалар тормышка ашырыла. Оешма «Россия вертолетлары» холдингында иң алдынгы урыннарның берсен били.
- Безнең эштә тәҗрибә зур роль уйный. Аны вакытында һәм дөрес куллану да кирәк. Еш кына мәсьәләнең чишелешен табып, хәлиткеч карарлар кабул итәргә туры килә. Дәвамчыларыбыз булуы да сөендерә. Бүлеккә яшьләр күп килә, - ди әңгәмәдәшем.



Баш метталург булса да, Марина ханым беренче чиратта - хатын кыз, ике баласының кадерле әнисе, гаилә учагын сак­лаучы. Яраткан бәйрәме дә - Халыкара хатын-кызлар көне. Буш вакытларында ул бассейнга, спорт ­секцияләренә йөри, үзен гаиләсенә багышлый. Мәктәп яшеннән үк кул эшләрен үз иткән.

- Хәзерге эшем дә чигү, тегү, бәйләүне хәтерләтә сыман. Шул ук билгеле бер технология, яңалык тудыру, иҗади фикерләү, модель ясау, сызымнар... Бары тукыма урынына металл гына, - дип елмая үзе.
Нинди генә авыр вакыт булмасын, һәр нәрсәдә дә уңай якларны күрә белергә кирәк, дигән шигарь белән яши.
- Моңаерга, сагышланырга яратмыйм. Елмаеп яшик. Һәркемнең күңелендә мәңгелек яз булсын, - ди.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading