16+

Башкалада 10 көн дәвамында өмә

Казанда 9 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр санитар чистарту декадасы үткәреләчәк.

Башкалада 10 көн дәвамында өмә

Казанда 9 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр санитар чистарту декадасы үткәреләчәк.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев игълан итте. Шушы вакыт эчендә 4 мең ишегалдын, 20 миллион квадрат метр юл өслеген җыештыру бурычы тора. Язгы якта ачыкланган 162 урындагы рөхсәтсез чүплек өемнәренең 131е бетерелгән. «Калган 31 чүплекне дә җыештырасы бар», - диде Игорь Куляжев.
Мэр Илсур Метшин административ-техник инспекция идарәсен санитар чистарту мәсьәләсендә таләпчәнрәк булырга чакырды. «Өмәләрдә кайбер кечерәк идарәче компанияләр белән дә эшләргә туры киләчәк. Чара күрү генә түгел, пропаганда эшчәнлеге дә зарур. Кайбер идарәче компанияләргә территорияләрен җыештыру аларның вазифасы икәнлеген төшендерергә кирәк», - диде мэр.
Казанда бер үк вакытта «Яшел рекорд» проекты кысаларындагы чаралар да дәвам итә. Язгы якта 10 мең төп зур агач утыртылган иде, ноябрь ахырларына кадәр тагын 40 мең төп агач утыртылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading