16+

Башкалада заманча Республика кан үзәге ачылды

14 май көнне Казанда тантаналы рәвештә Республика кан үзәге (Җиңү проспекты, 85 адресы буенча) ачылды. Ул илдәге иң яхшы Кан үзәкләренең берсе булып тора. Биредә канны әзерләү, салу һәм концервацияләү (саклау) белән шөгыльләнәчәкләр.

Кан үзәген ачу чарасында РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүгенге көндә яңа Республика кан үзәге өч катлы, гомуми мәйданы 6,2 мең кв.м булган Европа стандартларына туры килә торган бинадан гыйбарәт. Анда иң заманча җиһазлар урнаштырылган.
РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова билгеләп үткәнчә, бу - искиткеч үзәк. «Әлеге үзәк канның куркынычсызлыгын тәэмин итә. Биредә кан сыйфатын контрольдә тотуның күп этаплы җитди системасы булдырылган», - диде ул. Вероника Скворцова шулай ук биредә донорлар өчен барлык уңайлыклар булдырылуын ассызыклап үтте. Кан үзәгендә процедуралардан соң ял итү, шулай ук туклану өчен махсус заллар бар. «Донорлык иң изге эш булып тора, - диде ул. - Үз каныбыз белән без башка кешеләрнең дә гомерләрен саклап кала алабыз».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading