16+

Башкаланың транспорт революциясе

Тиздән Казанда метроның икенче тармагы төзелә башлаячак. Имәнлек урамы белән Горький шоссесын тоташтыручы әлеге тармак «кварталлар» аша узачак.

Башкаланың транспорт революциясе

Тиздән Казанда метроның икенче тармагы төзелә башлаячак. Имәнлек урамы белән Горький шоссесын тоташтыручы әлеге тармак «кварталлар» аша узачак.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Ә.Галәвов әйтүенчә, киләсе елның маенда Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында өч станция төзелеп бетәчәк. Шул рәвешле, Казан метрополитенында станцияләр саны унга җитәчәк. Яңа станцияләрне төзү эшләре төгәлләнгәч, яңа тармакка алыначаклар. «Метроэлектротранс» башлыгы белдергәнчә, бүген Яңа Савин районында яшәүчеләр: «Безгә кайчан метро киләчәк?» - дип еш шалтыраталар икән. Хәзер исә бу сорауга да җавап бар.
Метродан тыш, Казанда шулай ук башка төр транспорт та шактый нык үзгәреш кичерәчәк. Яңа троллейбус һәм трамвайлар сатып алырга тендер игълан ителгән. Киләчәктә 200-240 пассажир сыешлы, Европа стандартларына туры килүче өч секцияле трамвайлар сатып алу планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading