16+

Башкаланың янә 200 йортына бәхет елмайды

«Торак-коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм фонды турында»гы 185 нче федераль закон кабул ителгәннән соңгы 4 ел эчендә Казанда күпфатирлы 1185 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде. Әлеге эшләргә төрле бюджет чыганакларыннан 7 миллиард сум акча тотылды.

Тәҗрибә туплана баруның нәтиҗәсе инде күренә башлады: узган ел төзекләндерү эшләре аеруча уңышлы башкарылды. Октябрь аена 261 йорттагы капиталь ремонт эшләре тулысынча диярлек тәмамланган иде. Быелгы программа күпфатирлы 200 йортны колачлый, моның өчен 1,3 миллиард сум билгеләнгән. Бәхет елмайган йортлар исемлеге белән мэриянең KZN.RU порталыннан танышырга мөмкин. Йортлар белән беррәттән ишегаллары да төзекләндерелә. Узган ел йортка капиталь ремонт үткәрелеп тә, ишегалдында эшләр башкарылмаган булса, «оныттылар», дип борчылмагыз. Идарәче компанияләр ышандыруынча, ишегаллары тәртипкә китереләчәк.
Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрдә мэр Илсур Метшин капиталь төзекләндерү эшләрен казанлыларның да ныклы күзәтчелектә тотуы зарурлыгын еш искәртә. Кимчелекләр, эленке-салынкы йөрү сизелүгә үк, бу хакта идарәче компаниягә һәм район хакимиятенә хәбәр итәргә кирәк. Декабристлар урамындагы 179 нчы йортка урнашкан дәүләт торак инспекциясенең 555-69-01 телефонын да куен дәфтәрегезгә язып куегыз.
Моннан тыш, быел Татарстан Президенты башлангычында 30 елдан күбрәк файдаланылган мәктәпләргә капиталь ремонт программасы старт ала. Ул Казандагы мәгариф учреждениеләренең 40 процентын колачлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading