16+

«Башкомандующий итеп хатын-кызны куяр идем»

Армиядә төрле катлаулы хәлләргә тарыган егетләрне коткарып йөрү чорында ябышкан аңа «Таяклы шайтан», «юбкалы генерал» кушаматлары. Лаеш военкомы боларга «чума» дигәнне дә өстәгән әле. Әллә фамилиясен кыскарткан, әллә Галина ханым үзәгенә үткәнгә әйткән - белмәссең. «Чума - коточкыч авыру, аннан терелмиләр. Димәк, миннән дә беркайчан да котыла алмассыз», - дигән...

«Башкомандующий итеп хатын-кызны куяр идем»

Армиядә төрле катлаулы хәлләргә тарыган егетләрне коткарып йөрү чорында ябышкан аңа «Таяклы шайтан», «юбкалы генерал» кушаматлары. Лаеш военкомы боларга «чума» дигәнне дә өстәгән әле. Әллә фамилиясен кыскарткан, әллә Галина ханым үзәгенә үткәнгә әйткән - белмәссең. «Чума - коточкыч авыру, аннан терелмиләр. Димәк, миннән дә беркайчан да котыла алмассыз», - дигән...

Армиядә төрле катлаулы хәлләргә тарыган егетләрне коткарып йөрү чорында ябышкан аңа «Таяклы шайтан», «юбкалы генерал» кушаматлары. Лаеш военкомы боларга «чума» дигәнне дә өстәгән әле. Әллә фамилиясен кыскарткан, әллә Галина ханым үзәгенә үткәнгә әйткән - белмәссең. «Чума - коточкыч авыру, аннан терелмиләр. Димәк, миннән дә беркайчан да котыла алмассыз», - дигән аңа Галина Чумаченкова. «Яратмасыннар, ачулары килсен, әмма мин егетләрне яклаудан туктамаячакмын. Иртән торып бер уч даруымны кабам - көне буена җитәрлек допингны кабул итәм дә таягыма таянып чыгып китәм мин. Холкым шундый инде, ярдәм сораган кешене кире бора алмыйм», - ди ул үзе турында.
Галина ханым безгә даими килеп, йөргән юллары, ирешкән уңышлары белән уртаклашып тора. Әле февраль аеннан бирле күренгәне юк иде. Тагын зур эшләр майтарып йөргән икән. Мамадыш районының Көмеш Күл авылында яшәүче, өстеннән БТР чыккан Данис өчен дә йөрәге яна аның. Егетнең инвалидлык төркемен, сәламәтлегендә бернинди алга китеш булмаса да, IIдән IIIкә калдырганнар. «Тагын бер кыенлыклары булган икән әле. Апасы медицина уку йортын тәмамлаган, ә хәрби билет ала алмый йөри. Түрәләрнең «иртәгә»ләренә ышанып, 3 атна йөргән мескен. Ахырда бергә киттек. Военкоматтагы хатын: «Нәрсәгә килдегез, әзер түгел әле ул», - дип утыра бит. «Бер дә борчылма, кызым, алмый китмибез», - дим. Военком урынында юк, әллә мин киләсен белеп чыгып качкан шунда. Аларның шундый гадәтләре бар. Урынбасарына бәйләнеп, бер минутлык эшне сузасыз, сезнең аркада бала эшкә урнаша алмый йөри, дип кыздырып, «военник»ны алып та чыктык. Даниска фатир да вәгъдә иткәннәр иде әле алар, менә иртәгә Лаешка барып кайтам да кабат Мамадышка чыгып китәм. Исләренә төшереп тормасаң, бик тиз оныталар алар вәгъдәләрен», - ди Галина ханым. Ә бит ул тиешле органнарга гаризалар, хатларны да үзе яза алмый, күршесе ярдәм итә аларны компьютерда бастырып бирергә. Ярдәмчесе юклыкка йөрәге әрни Галина ханымның. Кәгазь эшләрен генә эшләп утыручы берәр кеше булса да ярар иде, йөрүен үзем йөрим инде мин, ди егетләрнең яклаучылары. Кәгазь эше дә күп шул. Сумкасы тулы «язмышлар» аның. «Мин боларны эшләп бетерәчәкмен, әлбәттә, әмма яңалары өстәлеп тора бит», - ди ул. Урман арты бистәсендә яшәүче, уллары 25 ел элек армиядә һәлак булган егетнең әниләре шушы көнгә кадәр хөкүмәттән бер тиен ярдәм алуга ирешә алмаганнар икән әнә. Армиядә кыйнауларына түзә алмыйча частьтән качкан малайның документлары да бар аның сумкасында. Үзе дә бала хәсрәте кичергән кеше буларак, әниләрнең кайгы-хәсрәтләрен бик яхшы аңлый шул ул. Армиядән кайткан кече улы - 20 яшьлек Женяны наркоманнар кыйнаганнар. Дүрт ай ярым комада яткан егет. Ә җинаятьчеләргә җәза бирелмәгән - гаеплеләр табылмаган. Аны каенанасы һәм олы улының хатынына калдырып, чит кеше балаларын якларга чыгып китәргә дә йөрәге җиткән Галинаның. «Барысын да сүгеп кенә йөрмим, егетләрне яклау юлында бераз кыл кыймылдаткан кайберәүләрне мактыйм да мин», - дип көлдерде ул безне. Киров һәм Мәскәү районнары военкомын мактап генералга язып биргән әнә. «17 ел көрәшәм бит инде мин. Зур кабинетларда утыручылар белән матур итеп сөйләшер, гаризаларны дөрес итеп язар өчен китапханәләрдә дә утырам әле», - ди ул.
Алты сәгатьлек юл үтеп, Баулыга барып кайткан әнә. «Ерак юл, хәлем җитмәс дип уйлаган идем башта, ярдәм сорап язган хатны укыгач, ничек тикшерми каласың? Флюорография үтеп кенә армиягә киткән таза-сау егеттә туберкулез. Операция ясаганнар аңа. Авырып киткән егетне, вакытында дәваламыйча, коточкыч хәлгә китергәннәр. Әллә монда чирле егетне сәламәт итеп күрсәткәннәр, әллә башка сәбәп. Башларында бер генә нәрсә - план гына булганнардан ни көтәсең. Янәсе, без җибәрәбез, яраксыз булсаң, кире кайтарырлар. Әмма бер генә командир да егетләрне кире борырга ашыгып тормый, аларның һәрберсе өчен акча килә ич. Чакырылыш пунктында эшләп була бит моны бер карасаң. Военкомнар мине сүгә, сезне каян таба алар, имеш. Теләгән кешене таба торган компьютер заманы бит инде. Миннән торса, башкомандующий итеп хатын-кызны куяр идем», - ди Галина ханым, ачынып.
Сәламәтлеген ныгытыр өчен хастаханәгә кереп ятарга да вакыты юк аның, һаман егетләр артыннан чаба. Үзенең егетләрне яклап йөргән юллары турында китап та язарга җыена. Инсульт кичергәннән соң таякка калгач кына йөргән җирләрен санасаң да ике кул бармаклары гына җитмәс. «Хәзер армия миңа күп нәрсә бирде дип әйтә ала торган егетләр көннән-көн азрак кайта шул. Үземнең 3 улымның берсе дә армияне яхшы яктан искә алмадылар. Үзем дә хәрби частьтә үскән кыз бит мин. «И кызым, синең кыз булуың әйбәт әле, үскәч, армиягә барасың юк», - дия иде әни миңа. Ә минем армиядән кайткан да юк менә. 3 малаем, 3 оныгым, шөгылем - барысы да армия белән бәйле», - ди Галина Николаевна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading