16+

Бэби-бокслар: тормышка тәрәзәме, әллә күке әниләр оясымы?

Чаллыда ташландык балаларны калдырып китү өчен бэби-бокслар ясарга теләүләре турында «Шәһри Казан»ның алдагы саннарында хәбәр иткән идек. Баланы бу боксларда калдырып киткән өчен аналарга бернинди җәза да каралмаган, җинаять җаваплылыгына да тартмыйлар. Бэби-бокслар балаларыннан баш тартырга теләүче күке әниләр санын арттырмасмы, әллә, киресенчә, чүплек оясында табылган ташландык сабыйлар кимерме? Без...

Бэби-бокслар: тормышка тәрәзәме, әллә күке әниләр оясымы?

Чаллыда ташландык балаларны калдырып китү өчен бэби-бокслар ясарга теләүләре турында «Шәһри Казан»ның алдагы саннарында хәбәр иткән идек. Баланы бу боксларда калдырып киткән өчен аналарга бернинди җәза да каралмаган, җинаять җаваплылыгына да тартмыйлар. Бэби-бокслар балаларыннан баш тартырга теләүче күке әниләр санын арттырмасмы, әллә, киресенчә, чүплек оясында табылган ташландык сабыйлар кимерме? Без...

Чаллыда ташландык балаларны калдырып китү өчен бэби-бокслар ясарга теләүләре турында «Шәһри Казан»ның алдагы саннарында хәбәр иткән идек. Баланы бу боксларда калдырып киткән өчен аналарга бернинди җәза да каралмаган, җинаять җаваплылыгына да тартмыйлар. Бэби-бокслар балаларыннан баш тартырга теләүче күке әниләр санын арттырмасмы, әллә, киресенчә, чүплек оясында табылган ташландык сабыйлар кимерме? Без бэби-боксларның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга булдык.

Бәби бирә торган банкомат
Бэби-бокс, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, «тормышка тәрәзә» дигәнне аңлата. Шулай ук аны «өмет бишеге» дип тә йөртәләр. Бу җайланмаларны, гадәттә, медицина үзәкләренә беркетәләр. Тыштан ул банкоматны хәтерләтә. Аерма - бу банкомат акча белән эш итми, бәбиләр кабул итә. Җайланма янында бернинди күзәтү камералары, сакчылар да юк. Барысы да аноним. Бишекнең мәйданы ике метр тирәсе, тышкы яктан пыяла ишекне ачып, баланы шул җылытылган урынга куеп китәләр. Кире алыйм дисәң, уйларга вакыт бик аз. Санаулы секундлар эчендә ныклы тимер ишек ябыла, шул ук вакытта махсус сигнал шалтырый. Димәк, бокста бала бар. Медицина хезмәткәрләре шунда ук сабыйны карый, тикшерә, тәнендә кыйналган урыннар булмаса, әнисен эзләп тә тормыйлар, балага «ташландык» статусы бирелә. Аннары нарасый Балалар йортына җибәрелә, кайберләре яңа әти-әнисен таба. Сабыйны үз әнисе кайтарыр­га теләсә, мөмкинлек бар анысы. Моның өчен баласын ташлаган ана ДНК анализы тапшырып, сабыйны үзенеке икәнен дәлилләргә тиеш.
Кайсы әрҗә яхшырак?
Быелның гыйнвар урталарында Чаллыда чүп­лек савытында яңа туган бала мәетен таптылар. Әгәр Чаллыда ул вакытта ук бэби-бокслар урнаштырылган булса, бу бала исән калган булыр идеме икән? Бәлки баласын кая куячагын алдан хәл итә алса, ана да, кешедән качмас, ә бала тудыру йортына барган булыр иде. Бәлки табиблар нарасыйның гомерен саклап та калырлар иде.
«Бәлки»ләр бик күп, әмма чүплек савытларында, подъезд төпләрендә, урамнарда ташланган сабыйлар турында еш ишетергә туры килә. Бу очракта, җылы әрҗәләр бала өчен яхшырак, ышанычлырак, әлбәттә. Статистика мәгълүматлары буенча, Пермьдә 2011 елда җиде яңа туган бала мәете табылган булган, ә менә бэби-бокслар куелган беренче айда ук бер генә ташландык бала да теркәлмәгән. Хәзергә кадәр дә Перьмдә шул бокста ике генә бала калдырылган, имеш.
Медальнең икенче ягы
Ни дисәң дә, бэби­бокслар бигрәк тә татар менталитеты өчен ят нәрсә кебек. Бәбине ташлап калдыру урыны «килеп җиттек, җәмәгать» кебек яңгырый, хурлык кебегрәк кабул ителә. Ташландык балаларны калдыру урыннары булдырганчы, авыр хәлдә калган аналарга ярдәм күрсәтү үзәкләре оештыру отышлырак түгелме икән? Әйтик, ул бинада чарасызлыктан нишләргә белмәгән ана вакытлыча сабыен калдырып тора ала, анда психологик ярдәм алу мөмкинлеге дә бар. Бәлки дин сабакларын да өстәргә кирәктер. Кыскасы, ул туры юлдан тайпылган аналарны туктатып калу, авыр чакта ярдәм кулы сузу, батып барганда, ябышып калу урыны булырга тиеш.
Бу хакта мин танышым белән булган вакыйгалардан соң уйлана башладым. Розалия белән без хастаханәдә чакта танышкан идек. «Шәһри Казан» укучылары аны газетада басылган язмалар аша укып белә дә торгандыр. Розалия ире белән рәсми аерылышмаган, ләкин бергә тормыйлар. Ялгызы гына улын үстерә. 24 яшьлек хатынның бер туганы да юк, әнисе, әтисе үлгәннәр, иренең туганнары белән тату түгелләр. Кыскасы, тулай торакның кечкенә генә бүлмәсендә яшәүче Розалия улына яшь ярым тулып узгач, балага бирелә торган айлык пособие дә алмый башлады. Болай да очын-очка ялгап яши иде, бөтенләй бер тиенсез калды. Ирен алиментка бирергә теләгән иде, тегесе килеп янап киткән. Янәсе, аның исеменә теркәлгән тулай торак бүлмәсендә яшәткәненә рәхмәт әйтсен, куып чыгара да ала, имеш. Эшкә урнашыр иде Розалия, баласы кечерәк, балалар бакчасында урын юк. Еш кына: «Мин башка болай түзә алмыйм, үзем асылынып үләм. Баламны да, җитешсезлектә яшәмәсен өчен, үтерәм», - дип шалтырата иде ул. Ходайның рәхмәте, редакция аша Розалия­гә ярдәм итәргә теләгән бер хәйрия­чене таба алдык. Шактый гына вакыт ул кеше хатынга акчалата булышып торды, азык-төлек тә бирә иде. Розалиянең авыр чаклары артта калды. Хәзер инде танышым эшкә чыкты, баласы бакчага йөри. Тормышы җайланды. Әнә шундый авыр хәлдә калган чакларда ярдәм итәрдәй хәйрия оешмалары булдырылса, балалар, әниләр өчен дә кулайрак булыр иде кебек.
Ольга Калинина, 7нче Казан балалар сырхауханәсендә баш табиб урынбасары:
- Мин бэби-боксларга каршы түгел. Чит илләрдә бу җайланмаларны куллануның уңай мисаллары җитәрлек. Әле менә күптән түгел генә полиция хезмәткәрләре, Казанда коймада сумка эченә бала элеп калдыр­ганнар дип хәбәр иттеләр. Урамда калган балага караганда, җылы бокста ятканы яхшырак түгелме? Һич югы, бу - гуманлы адым.
Руслан Сабирҗанов, юрист:
- Мин, гомумән, фахишәлекне легальләштерер идем. Күп кенә җенси авыруларга, ташландык балалар саны артуга, көчләү очракларына чик куяр иде бу. Ә бэби-бокслар турында беренче ишетүем. Таякның ике башы булган кебек, бу мәсьәләдә дә төрлечә фикер йөртергә була. Бер яктан, җитешсезлектә тилмерткәнче, баланы исән, сәламәт чагында ышанычлы кулларга тапшыру дөрес юлдыр. Икенче яктан, авырлы хатын-кыз хискә бик бирелүчән була бит инде ул, кызулык белән дә ялгыш адым ясавы бар. Ташлаган баласын кабат кайтара алырмы соң? Ул акылга килгән арада, баланы башка гаилә үзенә алган булса? Баланы ташлаган, кыерсыткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган икәнен дә онытмасын иде аналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading