16+

Бер ел эчендә банк карталарыннан 650 миллион сум акча урланган

Бер ел эчендә банк карталарыннан 650 миллион сум акча урланган

Бер ел эчендә россиялеләрнең банк карталарыннан 650 миллион сум акча урланган. Бу узган елгыдан 15 процентка кимрәк. "Известия" бу хакта банк хезмәте куркынычсызлыгы буенча махсуслашкан Zecurion компаниясе исәп-хисапларына нигезләнеп җиткерә.

Белгечләр мәгълүматы буенча, социаль инженериядә урлауның иң таралган алымы - гражданнарга телефон аша шалтырату. Еш кына алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп тәкъдим итеп, карта мәгълүматларын сорыйлар. Шулай ук хакерлар гражданнарга шалтырату өчен интерактив тавыш системын (IVR) программалаштыралар, яисә банк клиентлары e-mailына сылтама һәм файллар белән хат җибәрәләр, аны ачканнан соң клиентлар вирус кертәләр.

Схемаларның берсе төрле интернет-ресурсларда автомобиль сатучыларга юнәлдерелгән. Анда сатып алучы акчаның бер өлешен банк картасына кертер өчен сатучыдан телефонга авторизация кодын сорый. Сатучы җибәргән очракта картада булган акчаларыннанколак кага.

Быел мошенниклар алдашуның яңа схемасын керткән. Алар шалтыратып, Федераль салым хезмәте хезмәткәре булып, бурычыгызны түләр өчен дип, кирәкле мәгълүматларны алалар. Кайвакыт мошенниклар роботлаштырылган шалтыратулардан файдаланалар. Zecurion мәгълүматлары буенча, моңардан 4 мең кеше зыян күргән. Әлеге яңа схемадан килгән зыян - 550 мең сумлап, шул ук вакытта ул әле көчәеп кенә килә.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading