16+

Бер тапкыр чакырганчы, йөз кат... уйла!

Көтмәгәндә-уйламаганда бер егет белән таныштым. «Һи-и-и, тапкансың сөйләр нәрсә!» - диярсез. Тапмасам, сөйләмәс идем. Шулай аралашып киттек, ниндидер сөйкемле сөяге бар бит моның. Ярар, «А» планы үтәлде һәм сызылып атылды - аралаша башладык. Тә-ә-к! «В контакте» социаль челтәрендә аралашу, кәрәзле телефонның «почта тартмаңны кара әле, свежий хат бар бугай» дигән...

Бер тапкыр чакырганчы, йөз кат... уйла!

Көтмәгәндә-уйламаганда бер егет белән таныштым. «Һи-и-и, тапкансың сөйләр нәрсә!» - диярсез. Тапмасам, сөйләмәс идем. Шулай аралашып киттек, ниндидер сөйкемле сөяге бар бит моның. Ярар, «А» планы үтәлде һәм сызылып атылды - аралаша башладык. Тә-ә-к! «В контакте» социаль челтәрендә аралашу, кәрәзле телефонның «почта тартмаңны кара әле, свежий хат бар бугай» дигән...

Көтмәгәндә-уйламаганда бер егет белән таныштым. «Һи-и-и, тапкансың сөйләр нәрсә!» - диярсез. Тапмасам, сөйләмәс идем. Шулай аралашып киттек, ниндидер сөйкемле сөяге бар бит моның. Ярар, «А» планы үтәлде һәм сызылып атылды - аралаша башладык. Тә-ә-к! «В контакте» социаль челтәрендә аралашу, кәрәзле телефонның «почта тартмаңны кара әле, свежий хат бар бугай» дигән «җырлавы» белән смс-язышулар... Барысы да яхшы кебек. Ошавын да белгертә, тик горизонтта очрашу һаман күренми... Баш миеннән көненә берничә мәртәбә «Әллә үземә чакырырга инде?» дигән «гениаль» идея сызгырып үтә. Юк! Минме? Мин бу адымга бара алмыйм. Кыз башым белән! Алай дисәң, хәзер кызлар бу адымны һич тә уйлап тормыйча ясый ала. Аларга ул кершән ягу кебек гадәти хәл. Ә шулай да егетләр үзләре моңа ничек карый икән?
Илфат (19 яшь): «Минем уйлавымча, патриархат үзенең яшисен яшәгән инде. Хәзер егетләр күп әйберләрдә кызларга өстенлек бирергә тиеш, шул исәптән танышуга һәм берәр кая чакыруга да».
Марат (23 яшь): «Хәзер заман башкачарак, иске принциплар әкренләп юкка чыга бара. Кызның беренче булып тәүге очрашуга чакыруында начарлык күрмим. Моның үз «плюс»лары да, «минус»лары да җитәрлек».
Ринат (21 яшь): «Маңгайга бәреп әйтелгән сорау булды бу! Әгәр кыз егетне очрашуга чакыра икән, димәк, аның үзенә ышанычы бик зур. Бу адымны ясап, уңайсыз ситуациядә калуы да бар бит. Минем уйлавымча, бу нормаль күренеш, тик чама хисе турында онытмаска кирәк! Шуңа да беренче булып очрашуга егетләр чакырырга тиеш, бу элек-электән шулай кабул ителгән».
Фидаил (18 яшь): «Кызлар егетләргә төрттереп кенә куйсыннар, үзләренә чакырырга кирәкми. Әгәр инициатор кыз булса, якын арада аңа кызыксыну бетә».
Тагын сораштырылган 5 егетнең һәрберсе дә уңай җавап кайтарды. Яки мин артта калган, яки көчле затлар «минут эчендә» үзгәреп беткән. Алай дисәң, XIX гасырда да дилбегәне үз кулына алган кызлар булган бит. Мисал өчен, Онегинга үз хисләрен белдереп хат язган Татьянаны алыйк. Яңа буын кызларына уңышлар һәм чама хисен югалтмауларын гына телисе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading