16+

Бер тәңкәдә мең шайтан?

Республикада ел саен, ришвәтчелектә гаепләнелеп, уртача 200-250 кешегә җинаять эше кузгатыла.

Бер тәңкәдә мең шайтан?

Республикада ел саен, ришвәтчелектә гаепләнелеп, уртача 200-250 кешегә җинаять эше кузгатыла.

«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу саннарны Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов китерде.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин сөйләгәнчә, быелның ун аенда 337 кешегә карата ришвәтчелек маддәсендә ачылган җинаять эше хөкемгә җибәрелгән. Дәүләттән үзләштерелгән, ягъни «урланган» 554 миллион сумның 475,8 миллионы кире кайтарттырылган.
- Җир һәм күчемсез милеккә бәйле 276 җинаять очрагы фаш ителде, - диде Ринат Акчурин. - мәсәлән, Росреестрның Лаеш районындагы бүлек җитәкчесе булып эшләгән И.Филиппов, җир кишәрлекләре белән законсыз гамәлләре өчен, шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. Республика буенча законсыз рәвештә рәсмиләштерелгән 350 җир кишәрлеге кире алынды.

Медик-социаль бюро эшчәнлеге дә ришвәтчелектән азат түгел. Чаллы шәһәрендәге бюрода 25-140 мең сумга «инвалид» документларын астыртын гына ясап ятканнар. Түбән Кама шәһәрендәге медицина үзәгендә эшләүче бер хатын да, үзләрендәге медик-социаль бюро хезмәткәре белән берлектә, «инвалидлык» документы эшләтеп бирәбез, дип, кешедән 75 мең сум акча алганнар.
Дәүләттән авыл хуҗалыгын үстерүгә дип бирелгән акчаларны тармак министрлыгы хезмәткәрләре һәм муниципаль районнардагы җитәкчеләр тарафыннан «матур гына үзләштерелгән» ун очрагы фаш ителгән. Республиканың урман хуҗалыгы тармагында үткәрелгән максатчан тикшерүләр барышында да җитәкчеләр тарафыннан закон бозуның 127 очрагы ачыкланган. «шулай ук Татарстан буенча Пенсия фондындагы коррупцион җинаятьләрне тикшерү эше дә дәвам итә. Анда районнарда бүлекчәләр өчен биналар сатып алудагы финанс төгәлсезлекләре сәбәпле ясалган зыян якынча 77 миллион сумны тәшкил итә», - дип белдерде Ринат Акчурин.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының законнарның үтәлешенә күзәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов сүзләренә караганда, прокуратура тарафыннан быел ришвәтчелеккә бәйле рәвештә 193 җитәкчегә административ чара күрелгән, ә 72 кешегә җинаять эше кузгатылган. Дәүләт һәм муниципаль органнарда эшләүче 338 кеше, вазифасыннан үз максатларында файдаланганы өчен, җавапка тартылган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына коррупциягә кагылышлы хәбәрләрне 291-20-02 телефоны аша тәүлек дәвамында тапшырырга була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading