16+

Без – бергә!

Якшәмбе көнне 100ләп милләт халкы яшәгән Томск өлкәсендә федераль Сабантуй узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Сергей Жвачкин катнашты. - Сабантуй - татар халык бәйрәме, әмма аны безнең илнең бөтен төбәкләрендә бәйрәм итәләр. Ул Россия күләмендә яраткан бәйрәмгә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты бәйрәм хөрмәтенә...

Якшәмбе көнне 100ләп милләт халкы яшәгән Томск өлкәсендә федераль Сабантуй узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Сергей Жвачкин катнашты.

- Сабантуй - татар халык бәйрәме, әмма аны безнең илнең бөтен төбәкләрендә бәйрәм итәләр. Ул Россия күләмендә яраткан бәйрәмгә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты бәйрәм хөрмәтенә Томск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус бүләк итте.
Татар халкының милли бәйрәме ел саен диярлек Россиянең 56 төбәгендә оештырыла. Федераль Сабантуй исә быел 14 нче тапкыр уздырылды.

Удмуртларның милли бәйрәме Гырон-быдтон исә быел Баулы районында узды. Ачык һавада булырга тиешле бәйрәм планнарын яңгыр бераз бозды, шуңа күрә Татарстан, Удмуртия, Башкортстанның Ярмәкәй районыннан җыелган 200ләп кунак мәдәният йортында бәйрәм итте. Гырон-быдтон - удмурт халкының язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан, киләчәк уңышка өмет баглап уздырыла торган милли бәйрәме.

Ә мордва халкының милли бәйрәме - Балтайны Лениногорск районының Мордва Кармалка авылында билгеләп үттеләр. Бу көнне, яшь егет-кызларны өрәңге яфраклары белән төреп, урам әйләнәләр. Хак булса, элек Балтай исемле бабай, аю кыяфәтендә өрәңге яфраклары белән төренеп, бала-чагаларны сөендереп йөргән ди. Ул вакыттан инде бер гасырдан артык гомер узган, ә бу мизгел милли бәйрәмгә әйләнгән.

Менделеевск районының Илнәт авылында исә мариларның Семык бәйрәме гөрләде. Ул да шулай ук җәй башлануын белдерә. Элек-электән мари халкы бу көнне кунакка йөрешкән, җырлап, биеп күңел ачкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading