16+

Без Тукай алдында бурычлы

15 апрельдә бер төркем язучылар һәм сәнгать әһелләре, Яңа Бистә зиратына барып, бөек шагыйребез Г.Тукай каберенә чәчәкләр салдылар.

Без Тукай алдында бурычлы

15 апрельдә бер төркем язучылар һәм сәнгать әһелләре, Яңа Бистә зиратына барып, бөек шагыйребез Г.Тукай каберенә чәчәкләр салдылар.

Биредә чыгыш ясаган шагыйрьләрнең һәркайсы: «Г.Тукай алдындагы бурычыбызны үтәп җиткермибез», - дип борчылып сөйләде. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең чыгышында: «Тукайны язлар алып китмәде, мәңгелеккә безнең белән калдырды. Ике елдан без аның 130 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шуңа кадәр аның энциклопедиясен, алты томлыгын чыгарырга, Г.Тукайның әдәби музеен төзекләндерергә кирәк», - дип белдерде.
Югыйсә, 27 яшенә хәтле күп нәрсәләр эшләргә өлгергән шагыйрь бит ул. Әгәр исән булса, җитешсезлекләргә үзе дә түзеп тормас иде. КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов әйтмешли, аның бөтен яшәеше милләт өчен булды.
Харис хәзрәт Сәлихҗан шагыйрь рухына багышлап дога укыды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading