16+

«Безнең Республика» балалар күзлегеннән

фото: «Бердәм Россия» матбугат үзәгеннән «Instagram» челтәрендә башланып киткән «Безнең Республика» бәйгесе яңадан-яңа мөмкинлекләр ача. Кичә Ю.Гагарин исемен йөрткән балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү лагеры үз бәйгесен тәкъдим итте. Анда исә Татарстанның барлык сәламәтләндерү лагерьлары да катнашырга теләк белдерде. Бәйгедә катнашу өчен балалар Республикабыз символикасын чагылдырган һәм «Безнең Республика: яратабыз...

«Безнең Республика» балалар күзлегеннән

фото: «Бердәм Россия» матбугат үзәгеннән «Instagram» челтәрендә башланып киткән «Безнең Республика» бәйгесе яңадан-яңа мөмкинлекләр ача. Кичә Ю.Гагарин исемен йөрткән балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү лагеры үз бәйгесен тәкъдим итте. Анда исә Татарстанның барлык сәламәтләндерү лагерьлары да катнашырга теләк белдерде. Бәйгедә катнашу өчен балалар Республикабыз символикасын чагылдырган һәм «Безнең Республика: яратабыз...

фото: «Бердәм Россия» матбугат үзәгеннән

«Instagram» челтәрендә башланып киткән «Безнең Республика» бәйгесе яңадан-яңа мөмкинлекләр ача. Кичә Ю.Гагарин исемен йөрткән балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү лагеры үз бәйгесен тәкъдим итте. Анда исә Татарстанның барлык сәламәтләндерү лагерьлары да катнашырга теләк белдерде.
Бәйгедә катнашу өчен балалар Республикабыз символикасын чагылдырган һәм «Безнең Республика: яратабыз һәм горурланабыз», «Татарстан Республикасы көне белән» дигән сүзләр кертелгән открыткалар ясарга тиеш булалар. Анда балалар әти-әнисенә, туганнарына, дусларына һәм барлык татарстанлыларга үз теләкләрен яза алалар.
- Әлеге бәйге белән без балаларда туган иленә мәхәббәт, әти-әниләренә, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбиялибез. Сәламәтләндерү лагерьларының да үз теләкләре белән бу эшкә тотынулары сөендерә, - дип белдерде «Бердәм Россия» партиясенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.
Балалар нинди генә открыткалар ясамады монда. «Сөембикә» манарасын сурәтләгән Аня Петрова Татарстан халкының барлык теләкләре тормышка ашсын, дип белдерде. 11 яшьлек Алена Макарова республикабызны җил, давылларга бирешми торган имән агачы образында күрә икән. Ул якташларын табигатьне сакларга өндәде. Дамир Гатин исә открыткасына Татарстан флагы төшергән. Ул республикабыз бар дөньяга танылсын иде дип хыяллана икән. Татарстан флагының төсләренә дә аның үз аңлатмасы бар.
- Яшел илебезнең урман, болыннарга бай икәнен күрсәтә. Ак төс - республикабызның чисталыгын чагылдыра, ә кызыл исә матурлык билгесе, - дип белдерде ул.
20 августка кадәр һәр лагерь иң яхшы дип саналган 5 балалар открыткасын fototatarstan@mail.ru электрон почтасына юлларга тиеш. Открыткалар Республика көнендә «Kazan-Arena» стадионындагы зур экранда күрсәтеләчәк. Бу көнне балалар якташларына үз теләкләрен шәхсән җиткерә ала. Ә бәйгедә җиңүчеләр Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән фотога төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading