16+

Безнекеләр шома баса

Алдан хәбәр итүебезчә, 9 март көнне «Россия-1» телеканалында «Большие танцы» дигән шоу башлана.

Безнекеләр шома баса

Алдан хәбәр итүебезчә, 9 март көнне «Россия-1» телеканалында «Большие танцы» дигән шоу башлана.

Йөзәр кешедән торган сигез команда (Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Саратов, Самара, Волгоград, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону), Мәскәүгә килеп, Россиянең бию башкаласы дигән исем өчен көч сынашачак. Проектта катнашучылар hip-hop, breakdance, house- danke, rocknroll, gazzdanke стилендәге заманча, динамикалы биюләр күрсәтәчәк. Проектның баш хореографы - үз вакытында Джордж Майкл, Тина Тернер, Шер, Кайли Миноуг белән эшләгән Пол Дюмейн. Ул Европадагы күп кенә популяр шоуларны куючы буларак та билгеле.
Үзебезнең Казан командасына килгәндә исә, алар хореограф Алинә Барилова җитәкчелегендә башкалабызның Сыртланова урамындагы Гимнастика үзәгендә репетицияләр үткәрде. Хәзер исә биючеләребез Мәскәүдә, программаның беренче - проектта катнашучы командаларны презентацияләү өлешен төшерүдә катнаша.
Проектны Федор Бондарчук, Альбина Джанабаева, Наталья Стефаненко алып барачак. Финал өлеше исә 27 апрельдә Мәскәүнең Тверская урамында булачак. Анда 800 биюче катнашачак.
Шоу эфирга шимбә көннәрендә кичке алтынчы яртыда чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading