16+

Бүген Казанда бәйрәм ярминкәләре гөрли

Бүген, 8 май көнне, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, киңәйтелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, шунда ук районнарның үзешчән сәнгать коллективлары да чыгыш ясый. Ярминкәдә Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы продукция арзанрак бәяләрдән сатыла, шуңа мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Ярминкә мәйданнары Совет районында...

Бүген, 8 май көнне, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, киңәйтелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, шунда ук районнарның үзешчән сәнгать коллективлары да чыгыш ясый. Ярминкәдә Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы продукция арзанрак бәяләрдән сатыла, шуңа мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
Ярминкә мәйданнары
Совет районында «Казан» агросәнәгать паркында һәм Дәрвишләр бистәсендәге «Дерби» базары янында.
Яңа Савин районында Адоратский урамындагы ваклап һәм күмәртәләп сату базарында.
Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәри лицей каршындагы территориядә.
Мәскәү районында Коләхмәтов урамы белән Восстание урамы кисешкән чатта.
Киров районында «Ягодная Слобода» сәүдә үзәге каршында.
Вахитов районында Чехов базарында һәм Тинчурин урамындагы 19 нчы йорт янәшәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading