16+

"Бәхет хатлары"ннан вакытында котылсаң яхшы

Бер танышымны эшкә барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Баксаң, аларны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның түләнү-түләнмәве кызыксындыра икән. Танышымның барлыгы 9500 сум штрафы барлыгы ачыкланган. Хәзер барысын да түлим дисә дә, аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Баксаң, түләү вакыты узган икән инде, хәзер хөкем чыканны көтәргә кирәк, аны "Мировой суд"...

"Бәхет хатлары"ннан вакытында котылсаң яхшы

Бер танышымны эшкә барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Баксаң, аларны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның түләнү-түләнмәве кызыксындыра икән. Танышымның барлыгы 9500 сум штрафы барлыгы ачыкланган. Хәзер барысын да түлим дисә дә, аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Баксаң, түләү вакыты узган икән инде, хәзер хөкем чыканны көтәргә кирәк, аны "Мировой суд"...

Бер танышымны эшкә барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Баксаң, аларны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның түләнү-түләнмәве кызыксындыра икән. Танышымның барлыгы 9500 сум штрафы барлыгы ачыкланган. Хәзер барысын да түлим дисә дә, аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Баксаң, түләү вакыты узган икән инде, хәзер хөкем чыканны көтәргә кирәк, аны "Мировой суд" чыгарачак. Хөкем булганчы, танышым бер төнен рәшәткә артында утырып чыккан.

- Моңа кадәр рәшәткә артына түгел, полиция бүлекчәсенә дә кергәнем юк иде. Штрафларны вакытында түләргә кирәклеген белә идем инде, тик ыгы-зыгы белән онытылып киткән. Шушы көннәрдә түлим дип йөргәндә генә, кем уйлаган, юлда туктатырлар дип? Җитмәсә, хөкем дә иттеләр бит әле. Гомерлеккә сабак булды инде бу миңа, - ди ул.

Ярый, танышлары аша хөкем вакытын тизләтеп, рәшәткә артында берничә сәгать кенә утырырга туры килгән аңа. Ләкин анда күргәннәре хәзер дә күз алдында тора, ди.

Түләнмәгән штрафлар өчен тимер рәшәткә артына ябарга тиешләрме соң, бу хакта без Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәтенең пропаганда бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

Закон нигезендә, кеше юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әле шикаять белдерү өчен өстәмә ун көн бирелә. Кыскасы, штраф түләр өчен кешенең 70 көн вакыты бар. Әгәр дә инде, штраф түләнмәгән икән, әлбәттә, җәзасы да булачак. Закон нигезендә, моның өчен гадәттә, 15 тәүлеккә тимер рәшәткә артына ябалар, яки икеләтелгән суммада штраф түләттерәләр. Икеләтелгән дигәнне дөрес аңларга кирәк, әйтик, кешенең 10 мең бурычы бар ди, ул шул ун меңне дә, моңа өстәп икеләтелгән сумма 20 меңне дә, барлыгы 30 меңне түләргә тиеш була. Әгәр штраф суммасы бик зур икән, андый очракта, кешенең машинасын тоткарларга, хәтта сатып җибәрергә дә хокуклы суд приставлары. Шуңа да штрафларны вакытында түләп барырга кирәк.

- Кеше үзенең штрафы барлыгын белмәскә мөмкинме?

- Юлда ЮХИДИ хезмәте туктатып штраф салса, ул әлбәттә, моны беләчәк, фото, камера төшереп теркәгән штрафлар исә почта аша теркәлү урыны буенча килә. Ул "бәхет" хатлары әле бетерелмәде. Штрафларыңны интернет аша карарга мөмкин булса да, почта аша хатлар да юллана.

1 марттан исә түләнмәгән шрафларың булса, кредит биргәндә дә авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Яңа кагыйдәләр нигезендә, банклар бурычлары булганнарга акча бирүдән баш тарта.

Фото lombardrus.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading