16+

Әби газета укырга өйрәтә

Тизләштерелгән заман - нанотехнологияләр чорында яшибез. Моңа һәркем үзенчә җайлаша. Инде туксанны ваклап килүче әбием дә үз ысулын уйлап тапты.

Әби газета укырга өйрәтә

Тизләштерелгән заман - нанотехнологияләр чорында яшибез. Моңа һәркем үзенчә җайлаша. Инде туксанны ваклап килүче әбием дә үз ысулын уйлап тапты.

Газета-журналлар укырга бик ярата ул, өенә дә күп алдыра һәм почта килгән көнне, намазларын укып бетергәннән соң, төнге ике-өчләргә кадәр газетаның һәр хәрефен «йотып» бетерә. Ләкин иң гаҗәбе һәм иң кызыклысы ул түгел. Әбием газеталарны бөтен гаиләгә файдалы итеп укый. Укыган чакта иң мөһим язмаларның асларына сыза, кемгә кайсы мәкаләне һичшиксез укырга кирәклеген билгеләп бара: шоферлар өчен яңалыклар, штрафлар күләме - әтигә; югары уку йортлары, акыл эшчәнлегенә файдалы ризыклар, әдәбият - миңа; яшь гаиләләргә Казандагы мөмкинлекләр, төрле алдау-алданулар - абыйга; гыйбрәтле язмышлар, тәм-том рецептлары - әнигә. Менә шулай әби безнең вакытыбызны экономияли һәм газета-журналлар белән танышып баруыбызны да тәэмин итә.
Редакциядән. Кадерле укучыларыбыз 2013 елның беренче ярты еллыгы өчен газетабызга язылу башланды.
54126 индексы белән газетага язылу бәясе - 393 сум 30 тиен
16076 индексы белән - 209 сум 22 тиен

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X