16+

Биегәндә күңел сөенә

«Мин мондый йолдызлыкны беренче тапкыр күрәм. Сезне күрүемә һәм Казанда шундый фестиваль үткәрелүенә шатмын». Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төрле илләрдән килгән биючеләр белән очрашканда сүзен әнә шулай дип башлады. Ул әлеге чараны оештыруда башлап йөргән «Бәхетле балачак» ансамбле җитәкчесе Светлана Ишкузинага рәхмәтен җиткерде. Министр шулай ук әлеге фестивальнең Татарстан өчен...

«Мин мондый йолдызлыкны беренче тапкыр күрәм. Сезне күрүемә һәм Казанда шундый фестиваль үткәрелүенә шатмын». Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төрле илләрдән килгән биючеләр белән очрашканда сүзен әнә шулай дип башлады. Ул әлеге чараны оештыруда башлап йөргән «Бәхетле балачак» ансамбле җитәкчесе Светлана Ишкузинага рәхмәтен җиткерде. Министр шулай ук әлеге фестивальнең Татарстан өчен зур бәйрәм булуын да билгеләп узды һәм киләчәктә дә аның Казанда оештырылачагына ышанычын белдерде. Айрат әфәнде кунакларның ничек урнашулары белән дә кызыксынды. Министрның: «Киләсе елга Казанда нәрсә була?» - дигән соравына биючеләр бердәм рәвештә: «Универсиада!» - дип җавап бирде.
Аргентинадан беренче мәртәбә генә килүләре икән. Мексика, Колумбия, Тайвань һәм Польша вәкилләре үзләрен шулай якты йөз белән каршы алуларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларның татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышасы килә икән. Светлана Владимировна әйтүенчә, әлеге фестиваль илебезне популярлаштыру өчен дә кирәк. «Бәхетле балачак» ансамбле белән ул 50ләп илдә фестивальләрдә катнашкан. Шуңа күрә үзебездә дә аларныкыннан ким итеп уздырасы килми аның.
Айрат Сибагатуллин очрашуда үзенең дә мәктәп елларында биеп йөргәнен, хореографының бик таләпчән булуын искә төшерде. «Биегәндә күңел шатлана. Сез дә үз биюләрегез белән сөендерсәгез иде», - диде ул. Соңыннан кунакларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading