16+

Бирә белеп бирсәң, алырга ярый?..

Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының ата-аналардан акча җыярга хокуклары юк. Үзләренең утырышларында карар чыгарганнан соң, тере акчаны турыдан-туры ата-аналар комитеты гына, җыя ала. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының хәйрия фондларына акчаны фәкать банк аша гына күчерергә рөхсәт.

Бирә белеп бирсәң, алырга ярый?..

Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының ата-аналардан акча җыярга хокуклары юк. Үзләренең утырышларында карар чыгарганнан соң, тере акчаны турыдан-туры ата-аналар комитеты гына, җыя ала. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының хәйрия фондларына акчаны фәкать банк аша гына күчерергә рөхсәт.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Тимерхан Алишев бу белдерүне "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конферециясендә ясады.
- Мәгариф учреждениеләре хәйрия фондларындагы акчаларның нинди максатларга тотылганлыгы турында үзләренең сайтларында, ата-аналар җыелышларында хисап бирергә бурычлылар, - диде Тимерхан Алишев.
1995 елның 11 августында кабул ителгән "Хәйриячелек эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында"гы 135 нче санлы федераль закон ата-аналарга, элеккеге укучыларга мәгариф учреждениеләренең хәйрия фондларына үз ирекләрендә акча күчерергә хокук бирә.

Административ хокук бозулары өчен быел Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбенә -100 мең сум, ә Казан шәһәренең Совет районындагы 114 нче балалар бакчасына 170 мең сум штраф салынган. Хәйриячелек турындагы федераль законны үтәмәгәннәре өчен Мамадыш шәһәрендәге 2нче лицей, Казанның Яңа Савин районындагы 9нчы мәктәп, Совет районындагы 276 нчы балалар бакчасы, Әлмәт шәһәрендәге физик культура колледжы җитәкчеләре дисциплинар җавапка тартылганнар.

Тимерхан Алишев әйтүенчә, ата-аналардан акча җыярга ярамый, дигән күрсәтмә министрлык тарафыннан һәр мәгариф учреждениесенә җибәрелгән. Ләкин, нәфес котырта күрәсең?! Казанның Юдино бистәсендә 62нче балалар бакчасының ике тәрбиячесе бакчаны төзекләндерү, ком кайтарту, театраль тамашаларга бару өчен ата-аналардан акча җыйганнар. Шушы һәвәскәрлекләре аркасында берсе эшеннән җибәрелгән, икенчесенә дисциплинар чара күрелгән.Чаллы шәһәренең 12нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы "эш дәфтәрләре өчен" дип, акча җыеп "эләккән". Казанның Идел буе районындагы 68нче мәктәптә, 18нче гимназиядә, шулай ук Мәскәү районындагы 75нче гимназиядә ата-аналардан тере акча җыю очраклары расланган. Совет районындагы 59нчы, Яңа Савин районындагы 12нче балалар бакчалары каравылчы хезмәте һәм хуҗалык чыгымнарын ата-аналар кесәсеннән каплаган. Әлеге учреждениеләр җитәкчеләренә административ җавап бирергә туры килгән - штраф чәпелгән.

Мәгариф тармагындагы ришвәтчелек мисалларын республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгындагы "кайнар элемтә" телефоннары аша әйтергә мөмкин: (843) 294-95-33, дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Кәрәзле телефоннан 8-937-286-05-89 санын җыеп, SMS хәбәрләрне тәүлек дәвамында җибәрергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading