16+

Болгарда татар-болгар тикшеренүләре үзәге булачак

Халыкара Болгар форумы ел саен Болгар цивилизациясе тарихы, мәдәнияте һәм мирасы белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү максатыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы башлангычы белән гамәлгә куелган әлеге форум 2010 һәм 2011 елларда - Татарстанда, быел сентябрь аенда исә Алтай краенда узды.

Болгарда татар-болгар тикшеренүләре үзәге булачак

Халыкара Болгар форумы ел саен Болгар цивилизациясе тарихы, мәдәнияте һәм мирасы белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү максатыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы башлангычы белән гамәлгә куелган әлеге форум 2010 һәм 2011 елларда - Татарстанда, быел сентябрь аенда исә Алтай краенда узды.

«Болгар цивилизациясенең тамырлары, тарихи үсеше һәм мәдәни мирасы» дип аталган дүртенче форум агымдагы елның 22-25 октябрь көннәрендә Болгариянең Варна шәһәрендә үткәрелде. Форум Болгария Республикасы Президенты Р.Плевнелиев патронажы астында, Татарстанның һәм Болгариянең Мәдәният министрлыклары, Болгар галимнәре берлеге теләктәшлеге белән узды. Оештыручылары - Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды, Болгариянең Фәннәр академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе. Форумда ТРның Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының башкарма директоры Т.Ларионова, ТР мәдәният министры А.Сибагатуллин, ТР Фәннәр академиясе Президенты Ә.Мазһаров, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Р.Хәкимов, КФУның Тарих институты директоры Р.Хәйретдинов, Татарстанның күренекле галимнәре, тарихчылары һәм археологлары катнашты. Болгариядә үткән форумның максаты булып борынгы чорда Көнчыгышта Бөек Кытай диварыннан башланган һәм Көнбатышта Дунайга кадәр сузылган зур территориядә барган процессларны өйрәнү торган. Әлеге биләмәдә төрки һәм славян халыкларының дәвамчылары Евразия цивилизациясен барлыкка китергән.
«Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә Р.Хәкимов форумда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты тарафыннан әзерләнгән һәм бастырып чыгарылган «Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» атласы тәкъдим ителүен хәбәр итте. «Безнең өчен мөһим тема белән шөгыльләнүче структуралар белән элемтәләрне җайга салу зарур», - дип билгеләп үтте ул. Киләчәктә Болгарда татар-болгар тикшеренүләре үзәге булачак. Әлеге халыкара үзәк төрле илләрнең галимнәре өчен тәҗрибә уртаклашу урыны булып хезмәт итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading