16+

Болгарда яңа парк

Болгарда археология паркы һәм фәнни-тикшеренү лабораториясен булдыру проекты «Яңарыш» фондының Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында тәкъдим ителгән.

Болгарда археология паркы һәм фәнни-тикшеренү лабораториясен булдыру проекты «Яңарыш» фондының Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында тәкъдим ителгән.

«Хәзер, Зөядә һәм Болгарда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, археология иң мөһим һәм җаваплы юнәлешкә әйләнә. Болгар буенча ИКОМОС консультатив миссиясенең киңәшләре бар, бу - мөһим. Эшләрне башкаруга системалы якын килү билгеләнгән», - дип ассызыклады чарада катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев. «Археологлар тәкъдим иткән яңа юнәлеш - ачык һава астында эксперименталь археология лабораториясе һәм археология музей, ягъни археология паркы булдыру - бу идея зур кызыксыну уята», - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading