16+

Бәрәкәтнең сере нидә икән?

Балаларны кояш белән җитәкләп бакчага илтәбез дә эштән кайтканда гына кабат очрашабыз. Күпләрнең эш сәгатьләре кичке унга кадәр булганга, сабый белән көндәлек аралашу вакыты да кими. Әбиләр хәзер, пенсиягә чыга да, кайсы сериалга бирелә, кайсы газеталардагы сканвордларны чишү белән мәшгуль. Алар шулай ял итүне хуп күрә. Уйлап караганыгыз бармы -...

Бәрәкәтнең сере нидә икән?

Балаларны кояш белән җитәкләп бакчага илтәбез дә эштән кайтканда гына кабат очрашабыз. Күпләрнең эш сәгатьләре кичке унга кадәр булганга, сабый белән көндәлек аралашу вакыты да кими. Әбиләр хәзер, пенсиягә чыга да, кайсы сериалга бирелә, кайсы газеталардагы сканвордларны чишү белән мәшгуль. Алар шулай ял итүне хуп күрә. Уйлап караганыгыз бармы -...


Казанда Мөселман йорты ачып, шул ук йортта каникулларда балалар өчен дини тәрбия бирүче Фәйрүзә ханым Хәсәнова калага килеп эшкә урнашканчы ятимлекнең ачысын тоеп өлгергән була.
- Мин Олы Мишә авылыннан. Әтием миңа 6 ай булганда вафат булган. 7-8 ел сугыш кичеп, туган нигезенә саулыгын югалтып, 1947 елда гына кайткан ул. 1948 елда мин туганмын. Әти үлгәч, әни дә саулыкка туймаганга, дәү әни мине үз тәрбиясенә алган. Ул бөтен эшне белгән: тегүче дә, чигүче дә, агроном да, кулинар да булган. Дәү әнинең 6 баласы бар - туган җанлы, ярдәмчелләр алар. Аннан Казанга училищега килдем. Студент еллар - яшәргә урын булмаса да, яшьлекнең иң күңелле чоры. Һади Такташның апасында фатирда яшәп, мичкә ягып өен җылыта идем, урамда, вокзалда да кунарга туры килгән вакытлар булды. 16 яшьтә кияүгә чыктым да (1965 елда) 17 дә кызымны алып кайттым. Ирем белән 47 ел бергә гомер итәбез. Кызым Канадада кияүдә, бер кызы бар, улым 38 яшендә, ул да 3 бала атасы.
Заманалар кайчан да авыр булды инде. Зарланып утырырга гына вакыт юк. Урам себерүче булып эшләп башта - бер, аннан - ике, соңрак өч бүлмәле фатир алдым. Балачак хыялым да тормышка ашты. Татар халык ашлары йортында хезмәтемне 27 ел буе яратып башкардым. Шунда Юныс Әхмәтҗанов мәктәбен үттем. Ул заманда Казанда өч кенә зур ресторан бар иде. Алар арасында Татар халык ашлары йорты иң мәртәбәлеләрдән саналды. Үзгәртеп кору җилләре искәч, беренчеләрдән булып «ачык акционерлык җәмгыяте» ачтым, супермаркетлар юк заманда «Ләйсән» кибетем гөрләп эшләп торды. Үземнең ипи пешерү цехы бар иде. Кризиска тарып, кесәмдә 10 тиен акчам калмаганда да Аллаһы Тәгалә миңа үзе юлын ачты, түбән тәгәрәмәдем. Зур суммадагы акчалар белән эш иткәндә дә акчаның бәрәкәтен, эшемнең тәмен бүгенге кебек тоймаганмын. Хәрам да кушылган ризыкның бәрәкәте булмагандыр.
- Фәйрүзә апа, әнә шул кризислар сынавы сезне дин юлына китердеме?
- Мин дәү әни тәрбиясендә үстем. Ә ул - качып булса да, намазын укыган, уразаларын калдырмаган карчык. Безне дә догалар - «Фатиха» һәм «Ихлас» сүрәләрен өйрәтеп үстерде. Дингә килеп биш вакыт намазга басуым кызым янына Канадага баргач булды. Анда кызым белән ресторанга кергәч, күрше өстәлдә католиклар гаиләсен күреп, «уянып» киткәндәй булдым. 6-7 балалы гаилә ашар алдыннан кулны кулга тотынып дога кылмыйча, ризыкка үрелмәде. Алар шундый әдәпле, 2 яшь ярымлык сабый да, әтисе кашыкка тотынмыйча, өстәлгә үрелмәде. Бездәге әхлаксызлыкка, әдәпсезлеккә җаным сыкрап куйды. Дингә шундый мөнәсәбәтләрен күреп, «илдәге бәрәкәтнең сере менә нидә икән», дигән фикер белән кайттым. Аннан кайткач, бер айдан хаҗга киттем. 51 яшемнән 14 ел дин әһеле булып яшим. Хәләл кафелар эшләттем. Хәзер менә бу йорт чын мөселман йорты булыр, иншалла! Каникулларда лагерьлар оештырып, балаларга ислам тәрбиясе бирү хыялым бар иде. Тәртипкә, кул эшләренә, пешерергә өйрәтеп, тормышта кызлардан чын әни әзерләргә хыялланам.
- Димәк, бу йорт - балачак хыялларының чынга ашуы?
- Мин ятимлекне тоеп үстем. Ятим балалар алып үстерер идем, дигән теләк тә юк түгел. Җәй көннәрендә, Алла боерса, ятимнәр йортыннан балалар да килер дигән ният бар. Без үзебез тормышка әзер булмаганлыктан, дини яктан надан булганлыктан, яшьлекне дә, эшләп үткән көннәрне дә заяга узган дип уйлыйм. Балаларга вакытны әрәм итмәскә өйрәтәсе булыр. Олыгаеп, Коръән укырга өйрәнә башлагач та, диннең һәр яңалыгын бер вакыйга итеп кабул итәбез хәзер.
- Фәйрүзә апа, чын мәгънәсендә иман нуры тулы шушы йортны җиткергәндә хәрам бер дә кермәгәндер? Эшне нидән башладыгыз?
- Улым белән җир алып, анда йорт җиткездек. Хәрам кермәсен бу нигезгә, дип, кредит алмадым. Төзелешкә акча җитмәгәч, «ГАЗель» машинамны саттым. Шулай әкренләп аякка басабыз. Бу мөселман кунакханәсендә туклану бары тик хәләл, намаз бүлмәсе дә бар. Хәләл кибетем эшли. Хәрам булмаган җирдә Аллаһ Тәгалә үзе бәрәкәт бирә. Киләчәктә, пилмәннәр ясап, камыр ашлары пешереп тә сатарбыз, иншалла.
Бала күңеле - язылмаган ак кәгазь кебек. Фәйрүзә ханым иман әлифбасы белән сабыйлар йөрәгендә игелеклелек, иман, һидаять орлыклары чәчәргә хыяллана. Ә Казанда яңа ачылган Мөселман йортында ул орлыкларга шытып чыгу өчен, бөтен шартлар да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading